16+

Мехлы яка

Киеме тузып, мех якасы «исән» калган кием һәрбер хатын-кызда була. Әлеге мехлардан бик уңайлы һәм матур шарф-якалар ясарга мөмкин. Мехлы яканы үз гардеробыңда булдыруга моннан тыш та берничә сәбәп бар.

Матур һәм затлы. Мехлы шарф яки яулык теләсә нинди киемгә затлылык өсти, башка аксессуарлардан аермалы буларак, сезнең образыгызны төптән үзгәртергә мөмкин.

Экономия. Әлеге аксессуар модада һәм кибетләрдә аның бәясе арзан түгел.

Киемнәргә икенче «тормыш». Һәр хатын-кызның гардеробында киелми, әмма ташларга кул бармый торган киемнәре була. Әлеге мехлы яка бәлки менә аларга икенче тормыш бирер?

Мобильлек. Кайчак кинәт кенә бик мөһим очрашуга яки чарага барырга туры килергә мөмкин. Мондый чакта өйгә кайтып кием алыштырып йөрисе юк , мехлы яулык барысын да хәл итәргә мөмкин.

Җылы һәм уңайлы. Әлеге шарф муенны һәрчак җылыда тота,үзең белән йөртү өчен дә уңайлы.

Индивидуальлек. Үз кулларыгыз белән эшләнгән, башка беркемдә дә булмаган мехлы яулык сезнең үзенчәлегегезне күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading