Кеше, гомумән, нинди дә булса социаль дәлилләрне ярата. Товарны сатып алганчы аның яхшы һәм безгә туры килүенә төгәл ышанырга кирәк. Татар тотып карамыйча ышанмый дигән әйтем шулдыр инде ул. Шуңа күрә без еш кына үзебезне кызыксындырган продуктка бәяләмәләр, күзәтүләрне карыйбыз. Интернет та кул астында бит, нигә карамаска ди.
Телефон эзләп, конкрет модельгә тукталгач, мин дә бөтен интернетны айкап чыктым. Интернет-кибетләрдә дистәләрчә кайтавазлар укыдым, төрле сайтларда видеокүзәтүләрне карадым. Бу вариантның миңа туры килүен һәм куелган бурычларны үти алырлык булуына инангач кына, кибеткә юл тоттым.
Әгәр кайтавазлар һәм мәкаләләр бу продуктның ышанычсыз һәм күрсәтелгән акчага тормавы турында белдерсә, башкасын эзли башлар идем. Техника гына димәгән бит. Табиб берәр дару язса, кием ала башласак, интернетта тиз-тиз шуның турында бәяләмәләрне тикшерәбез. Хәтта кино карар алдыннан да, комментарийларга күз салабыз. Мин генә шундый түгел, әлбәттә.
Әмма һәр тәҗрибәле маркетолог «эксперт» сүзенең гади кешеләрнең фикерләренә караганда, кыйммәтлерәк икәнен белә. Шул рәвешле, «Эксперт тарафыннан хупланган» теш пастасы, «Ил чемпионатларында» киелгән спорт киемнәре, «Лондоннның мода подиумнарында» кулланылган косметика барлыкка килә дә инде. Болар барысы да брендның дәрәҗәсен, аның әһәмиятен һәм конкурент маркаларга карата югарырак сыйфатын күрсәтә. Купшы сүзләр дөреслеккә туры килә микән соң?
Җиңел генә түгел шул. Стоматологлар тарафыннан хупланган теш пастасы яисә гинекологлар тәкъдим иткән хатын-кызларның шәхси гигиена әйберләре – маркетологларның баналь хәйләләре генә. Сүзне шуннан башларга кирәк: мондый төрдәге теләсә нинди продукт кибет киштәләрендә табибларның рөхсәтеннән башка була алмый. Шуңа күрә бу, фактны атау буларак кына кабул ителергә тиеш.
Комментарийлар