16+

Миләш кенә димәгез

Миләш ялкынсыну процессын туктату, нечкә кан тамырларын ныгыту, эч йомшарту, тир һәм сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү, канны куерту сыйфатларына ия. Миләш җимешендәге пектиннар эчәкләрдә газ хасил булуны киметә һәм төрле токсиннарны чыгаруга ярдәм итә. Аның составындагы органик кислоталар ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Миләш җимеше каротин һәм каротиноидларга бай, шуңа күрә...

Миләш кенә димәгез

Миләш ялкынсыну процессын туктату, нечкә кан тамырларын ныгыту, эч йомшарту, тир һәм сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү, канны куерту сыйфатларына ия. Миләш җимешендәге пектиннар эчәкләрдә газ хасил булуны киметә һәм төрле токсиннарны чыгаруга ярдәм итә. Аның составындагы органик кислоталар ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Миләш җимеше каротин һәм каротиноидларга бай, шуңа күрә...

Миләш ялкынсыну процессын туктату, нечкә кан тамырларын ныгыту, эч йомшарту, тир һәм сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү, канны куерту сыйфатларына ия. Миләш җимешендәге пектиннар эчәкләрдә газ хасил булуны киметә һәм төрле токсиннарны чыгаруга ярдәм итә. Аның составындагы органик кислоталар ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Миләш җимеше каротин һәм каротиноидларга бай, шуңа күрә дә җәрәхәтләрне бернинди җөй калдырмыйча төзәтә.
Миләшнең кайрысы да файдалы. Аңардан ясалган кайнатма гипертониядән дәвалый. Миләш ботаклары исә ревматизмнан дәвалау үзлегенә ия.
Миләш җимеше төнәтмәсе ачылыгы түбән булган гастритны, геморройны, бөер һәм бавыр авыруларын, атеросклерозны, кан китүне дәвалаганда файдаланыла. Миләш согы - азканлылыктан, астениядән, подаградан, геморройдан, яман шеш авыруларыннан, ачылыгы түбән булган гастриттан, гипертониядән, глаукомадан, бума ютәлдән, күрем циклы бозылудан, бавыр һәм бөер авыруларыннан, атеросклероздан дәвалаганда кулланыла. Җимешеннән кайнатылган сироп ревматизмга, бөердәге һәм сидек куыгындагы ташлардан, организмның тоз алмашынуы бозылганнан дәва булып тора.
Миләш белән дәвалау рецептлары.
Миләш җимеше төнәтмәсе: 20 г миләш җимешенә 200 мл спирт салып, 7 көн төнәтергә. Аннары сөзәргә һәм шуны көнгә 3 тапкыр 1 чәй кашыгы күләмендә эчәргә. Яки 20 г миләш җимешенә 200 мл кайнап торган су салып 4 сәгать тотарга. Сөзеп, ашар алдыннан көненә 2-3 тапкыр ¼ стакан эчәргә.
Миләш җимеше суы: өлгергән миләш җимешен сыгып, суын чыгарырга. Бертигез күләмдә сөт кушып, 1 аш кашыгы бал белән көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1/3-1/4 стакан эчәргә.
Миләш җимешеннән сироп: миләш җимешенең суына шикәр кушып куерганчы кайнатырга. Көненә 4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә кулланырга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading