16+

Мисыр яшелчәсе

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр арасында җәйге чорда иң популяры булып, әлбәттә, кыяр санала. Минераль матдәләргә һәм витаминнарга бай булган кыярда антиоксидантлар да бар.

Мисыр яшелчәсе

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр арасында җәйге чорда иң популяры булып, әлбәттә, кыяр санала. Минераль матдәләргә һәм витаминнарга бай булган кыярда антиоксидантлар да бар.

Кыярны иң беренче тапкыр бакчада һиндстанлылар үстереп карый. Библиядә исә ул Мисыр яшелчәсе диелә. Кыяр борынгы грекларга һәм римлыларга да таныш була. Урта гасырларда Европада үстерелә. Ә менә Россиягә ул XV гасырда гына керә. Шул чордан башлап популярлашып та китә. Кая утыртсаң да тишелеп чыга торган әлеге яшелчә кабаклылар семьялыгына карый. Әмма ботаниклар фикеренчә, ул җимеш тә.
Кыяр иң аз калорияле яшелчә санала. 100 грамм кыяр йомшагында барысы 15 ккал. Аңарда май бөтенләй юк. Аның каравы сыеклыкка бай: ул 95-98 процент судан гына тора. Кыяр эчәклек эшчәнлеген көйли, организмнан начар холестеринны чыгара. Юан эчәклектә яман шеш авыруын булдырмый калырга да ярдәм итә.
Түтәлдән яңа гына өзеп алынган кыяр калий чыганагы да булып тора. Калий кан басымын төшерә. Калийга һәм суга бай булуы аркасында, кыяр сидек кудыру үзлегенә дә ия. Кыярны еш ашау бөерләр эшчәнлеген яхшырта.
Составындагы витаминнарга килгәндә, аңарда К витамины күп: 100 грамм кыярда - 17 мкг. К витамины сөяк тукымаларын ныгытуда, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Болардан тыш кыярда уникаль антиоксидантлар да бар: бета- һәм альфа-каротин, С витамины, зеаксантин һәм лютеин. Әлеге табигый кушылмалар организмны картаюдан һәм төрле авыруларны якынайта торган ирекле радикаллардан саклый.
Кыяр файдалы яшелчә дип әйтеп үттек, әмма аның тозлысында витаминнар һәм антиоксидантларның югалуын да истән чыгармагыз. Аны шулай ук кабыгыннан да чистартырга кирәкми. Кыяр кабыгында минераллар, клетчатка һәм фитохимик матдәләр бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading