16+

Муеным тыңламый!

Узган елны якынча шушы вакытларда минем белән шактый гына четерекле бер хәл килеп чыкты. Иртә белән уянып китсәм, муеным борылмый.

Муеным тыңламый!

Узган елны якынча шушы вакытларда минем белән шактый гына четерекле бер хәл килеп чыкты. Иртә белән уянып китсәм, муеным борылмый.

Бер хәлдә катты да калды: уңга да карап булмый, сулга да. Җитмәсә, ялгыш хәрәкәт ясасаң, муен тирәсе бик нык чәнчи башлый, авырта. Табибны чакыртырга туры килде. Ул исә авыртуны баса торган һәм ялкынсынуга каршы укол кадады һәм муенны берничә көн ял иттерергә, хәрәкәтләндермәскә кушты. Бер-ике көннән соң, хәлем яхшырып китте.
Ә бит минем кебек хәлдә калучылар күп. Муен чәнчүенең сәбәпләре берничә булырга мөмкин икән: уңайсыз халәттә йокласаң, кондиционер алдында бер торышта озак утырсаң, җил бәрсә яки бер кул белән генә авыр сумка күтәрсәң дә, муеныңның катып калуы бар. Бу вакытта муен артында урнашкан кечкенә мускуллар зыян күрә. Дәвалануга килгәндә исә, һич кенә дә муенны җылытырга һәм массаж ясарга ярамый. Иң яхшысы - муенны тынычлыкта калдыру, хәрәкәтләндермәү. Моңа махсус яка ярдәмгә килә ала. Әмма авырту кимемәсә, табибка бармый чарагыз юк.
Муен чәнчегәндә аны җылытырга һәм массаж ясарга ярамый!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading