16+

Нашатыр спирты белән водород перекисеның бакчачылыкта файдасы

Нашатыр спирты белән водород перекисеның медицинада ни өчен кулланылуын белмәүчеләр сирәктер.

Нашатыр спирты белән водород перекисеның бакчачылыкта файдасы

Нашатыр спирты белән водород перекисеның медицинада ни өчен кулланылуын белмәүчеләр сирәктер.

Икесе дә зарарлы микробларны  юк итә, җәрәхәтләрне йогышсызландыра. Аларның бакчачы өчен дә хәзинә булуы хакында белә идегезме? 

1977 елда АКШ да әлеге препаратларны  авыл хуҗалыгында  кулланырга рәсми төстә  рөхсәт иткән булганнар.  2014 елда Россиядә дә әлеге юнәлештә  сынаулар уздырыла башланган. Профессор В. Воронин җитәкчелегендәге аграр тармак галимнәре төркеме, водород перекисен  томат үстерүдә кулланып, фәнни яктан төрлечә  сынап караган һәм уңышка ирешкән. 3 процентлы водород перекисендә 40 минут дәвамында җебетеп чәчелгән томат орлыкларның тишелеше 100 процентка якын, үсентеләр нык сабаклы, куе яшел яфраклы булган. Галимнәр гап-гади  водород перекисе эремәсенең үсемлекләр өчен эпин белән цирконга караганда да файдалырак икәнлеген фәнни яктан раслаган. Шул рәвешчә эшкәртелеп чәчелгән орлыклардан үстерелгән томатлар фитофторага бирешмәгән. Уңышын иртәрәк һәм мулрак итеп өлгерткән. Тәме татлырак булган, бозылмыйча  озаграк сакланган. Бакчачылар өчен иң мөһиме: әлеге ике препарат  бик арзан тора. Һәркемнең диярлек өендәге  “аптечкасында” бар.

Танылган блогер-бакчачы Юлия Миняева  Подольск янәшәсендәге шәхси хуҗалыгында бик күп итеп яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстереп сату белән шөгыльләнә.Ул бик авыр тишелүчән суган һәм петрушка орлыкларын  1 тәүлек 3 процентлы водород перекисендә чылатып чәчеп караган. Гадәттәге өч атна урынына, нәни шытымнары бер атнадан ук пәйда булган, бер орлык та тишелмичә әрәм булмаган. Татьяна исемле  азау ярган бакчачы-галимә  танылган блогер  нашатырь спирты белән водород перекисен иртә яздан җәй уртасына чаклы уңышлы куллануы турында сөйли. Ул аларны суган, сарымсакны корткычлардан саклау өчен  нәтиҗәле чара дип саный.

 ”10 л җылымса суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатып, яңа тишелеп чыккан сарымсакларымны сугарам. Бер үк вакытта тукландыру һәм корткычлардан саклауның отышлы ысулы,- ди  ул. - Суган чебене белән “скрытохоботник” дигән корткыч суганның тамыр муентыгы төбенә йомырка салып, уңышның күп өлешен юкка чыгара иде. Бу ысулны куллана башлагач,  суганнарым да, сарымсагым да гөрләп үсә. Кышын  әйбәт сакланалар,” - дип сөенә ул.

Бу препаратларны шәхсән үзем дә яратып кулланам. Быелгы апрель башында  матур гына тишелеп чыгып, гөрләп үсеп киткән суган, сарымсакларымның, май аендагы   көчле кыраулардан соң  кыяк очлары саргая башлаган иде. Мондый үсемлекләрдән мул уңыш үстереп алам дип өметләнәсе дә юк. Бу очракта сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Үсемлекләргә азот җитмәсә, аларга корткычлар зыян салса, су җитәрлек сибелмәсә дә саргая ул яшелчәләр. Тиз арада проблеманы хәл итү өчен, үсентеләремне  нашатырь спирты эремәсе белән эшкәртеп, коткарып калдым. 10 л суга нибары ике аш кашыгы препарат салып болгатып сиптем.  Агрикола для лука и чеснока, агач көле кулландым. Суганнан да, сарымсактан да мул уңыш үстереп алдым.   

Март аенда күбебезнең тәрәзә төпләрен томат, борыч, баклажан, чәчәк үсентеләре басып ала.Аларга кояш нурлары, җылылык, яктылык җитеп бетми, шунлыктан яфраклары  сыек яшькелт төстә була. Бакчачылар үсентеләргә пульверизатордан   водород перекисеның судагы эремәсен бөркеп, аларга табигый төс кертү җаен тапкан. 1 л җылымса суга 1 кашык 3 процентлы эремә салып болгатып, үсемлекләрнең яфракларына, сабакларына бөркибез.1 л суга 2 аш кашыгы  препарат салып болгатып, ун көн саен үсемлекләрнең  төпләренә сибеп чыгарга ярый.Бу препаратны яшь үсентеләр бик ярата, икенче көнне үк яфраклары  матур яшел төскә керә башлый, тиз арада матурланып, ныгып үсеп китәләр.Аларны яз башыннан алып, җәйнең беренче яртысында  куллану отышлы, чөнки  нигездә азотлы ашлама ролен үтиләр - яшел масса формалаштыру өчен хезмәт итәләр. 

Быелгы язда дачага аяк баскач, беренче эш итеп, бакча җиләклекләремне күздән кичердем. Шөкер, әйбәт кышлаганнар, дип сөендем. Алар тиз арада тернәкләнеп үсеп китсен өчен, ашыгыч ярдәм күрсәтеп өлгерергә кирәк иде. Кышка өсләренә каплап калдырылган табигый япмасыннан, үле, чирле яфраклардан арындырдым. Түтәлдә кышлаган корткычларын, гөмбәчекләрен юк итү, үзләрен уятып, тернәкләндереп җибәрү өчен, ел саен түбәндәге состав белән баштанаяк коендырам. 10 л суга 10 г бор кислотасы, 10 г марганцовка эретеп салам, 10 мл йод эремәсе, 1 стакан көл кушам, 1  кырлы стакан нашатырь спирты  өстәп, яхшылап болгатам.

Составны 1:10 нисбәтендә су белән сыеклыйм. Кичтән әйбәтләп сугарылган җиләк түтәлләре өстенә лейкадан яңгырландырып сибеп чыгам. Нашатырь спирты урынына  сидекчә, карбамид кулланырга  ярый. Җиләкләргә агач көле эремәсе сибү дә отышлы. Ул макро һәм микроэлементларга бик бай.   Теплицага оялаган кырмыскалардан  котылырга да булышты миңа нашатыр спирты эремәсе. Агач- куакларның сәламәтлеген саклау өчен,  водород перекисе белән нашатыр спирты кулланырга ярый. Агачларның сынган, җәрәхәтләнгән урыннарын дезенфекцияләү  өчен дә кулай бу препаратлар. 

 Хәмидә Гарипова. Казан

Фото: ШК архивыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading