Шәһри Казан

Әниемнең сеңлесе «энәгә утырган»

Кайчандыр конверт маркасы, транспорт билетлары, төрле значоклар йә булмаса открытка җыю модада иде. Ә хәзер исә бөтенләй башка шөгыльләр барлыкка килде. Соңгы вакытларда аеруча сабын кайнату, сигвейда йөрү, үз кулларың белән открытка ясау, карвинг, йога белән шөгыльләнү, чигү кебек хоббилар популярлашып китте.

Соңгысы белән әниемнең сеңлесе Саминә Хәмидуллина да «чирли» башлады. Аз гына буш вакыты булдымы, «энәгә утыра». «Берәр көн яраткан шөгылемә вакыт таба алмасам, эчем поша башлый. Тизрәк җайлап кына утырып, кулыма чигү җепләрен алам. Берәр картина чигә башласам, аны озакка сузмыйча тизрәк тәмамлап, стенага элеп хозурланасы килә», - ди чәчәк апа (безнең якларда туган тиешле апаларга алма апа, чәчәк апа дип эндәшү гадәте бар). Ә аның фатирында чынлап та карап сокланырлык картиналар аз түгел, алардан кала ул әле мендәр тышлары, сөлгеләр, блузкалар да чигә.
Гадәттә, чигелгән эшләрне күргән һәр кешедә андый сәләтне үзендә сынап карау теләге уянмый калмый. Тик бу эшне нәрсәдән башларга соң?
Чәчәк апа әйтүенчә, башта ук катлаулы эшкә алынмаска кирәк. «Өйрәнгәндә гадирәк, төсләр күп кермәгән рәсемне сайлагыз. Кайбер картиналар бик матур, әмма схемасы авыррак булырга мөмкин. Ялгышып китеп, чигүегез дөрес килеп чыкмаса, кәеф төшә, аннары ул эшкә кул да ятмый башлый. Иң яхшысы - кибеттә сатыла торган әзер чигү схемасын алу, аны энәсе һәм җепләре белән бергә саталар. Картинаны тәмамлаганда инде чигү техникасын да өйрәнгән буласыз, катлаулырак эшкә кереп китүе дә җайлы».
Чигә башлаганчы канваны җылы суда юып алырга кирәк икән, чөнки юып үтүкләгәннән соң, ул утырырга да мөмкин. Чигеп бетергәч кенә юсагыз, канва утырып, аның рәсеме дә үзгәрәчәк.
- Канваның кырыйлары сүтелеп китмәсен өчен алдан ук нәрсә дә булса эшләргә кирәктер әле?
- Мин үзем кул белән типчеп чыгам. Тегү машинасында «зиг-заг»лап тексәгез дә, гади җилем яки тырнак лагы белән ябыштырып чыксагыз да була.
- Чигү җепләрен ничек сайлыйсың?
- Иң яхшысы - йон җепләр, алар кыйммәтрәк, әлбәттә, әмма андый җепләр белән чигелгән рәсем ничектер табигыйрәк күренә. Җепләрне бик кыска итеп алмаска тырышыгыз. Озынрак итеп алганда, канваның сул ягында төерләре аз була һәм карап торышка да пөхтәрәк күренә. Әмма шул ук вакытта бик озын итеп алынган җеп чуалып бетеп, эшегезне кыенлаштырырга да мөмкин. Җепне уртача 60-80 см лы итеп алыгыз.
- Кайсы ягыннан чигә башласаң да ярыймы?
- Канваның нәкъ уртасыннан чигә башларга кирәк, аның өчен канваны буйга һәм киңлеккә бөкләп, бер-берсе өстенә куясың, уртадагы нокта рәсемегезнең уртасы да булып чыга инде. Шулай ук схеманың нәкъ уртасын исәпләп табып, чигә дә башлыйсыз. Кайсы якка таба чигеп китәсен үзегез сайлыйсыз.
Чигелеп беткәч, мин аны җылы суда сабын белән юып, бер тукымага яткызып киптерәм, аннары сул ягыннан марля аша үтүкләп тә куям.
Каядыр шкаф башында тузан җыеп ятмасын дисәгез, көндәлектә куллана торган әйбер чигәргә тырышыгыз. Телефон йә мендәр тышынамы, сөлгегәме чигегез. Сумка яки косметичка тышына да чигеп була. Остарып киткәч, картиналар чигеп, аларны кысага урнаштырып, диварларга да элеп куя аласыз.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    22
    0
    0
Ночной режим