Шәһри Казан

Нинди соң ул Фирая камыры?

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче Фирая Кәримуллина пешергән камыр ашларын бик мактап ашыйлар.

Реклама

Аның хикмәте нәрсәдә соң дип сорагач, Фирая апа «Шәһри Казан» газетасы укучылары өчен камыр ясау сере белән уртак­лашты.

Фирая камыры:
1 стакан чистартылган үсемлек мае
3 стакан сөт
4 аш кашыгы шикәр комы
2 пачка коры чүпрә
1 кг 200 гр он
4 чәй кашыгы тоз
4 йомырка
2 аш кашыгы майонез
Барысын бергә салып, кашык белән болгатырга да кул белән ун минутлап изеп, камыр ясыйсы. Аннан соң җылы урынга куеп кабартасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: