16+

Нәрсә бүләк итәргә: чәчәкме, бриллиантмы, тунмы?

Бәйрәм якынлашканда, башта бары бер сорау: нәрсә бүләк итәргә? Бу мәсьәләдә бигрәк тә ирләр аптырый. Аптырарсың да - тиздән 8 Март бит. Ә хатын-кызлар ул бәйрәмне туган көннәренә караганда да якынрак күрә. Бүләгең ошамаса, көт тә тор: ул аны ел буе исеңә төшереп торачак. Мондый хәлгә калмас өчен, хөрмәтле ирләребез,...

Нәрсә бүләк итәргә: чәчәкме, бриллиантмы, тунмы?

Бәйрәм якынлашканда, башта бары бер сорау: нәрсә бүләк итәргә? Бу мәсьәләдә бигрәк тә ирләр аптырый. Аптырарсың да - тиздән 8 Март бит. Ә хатын-кызлар ул бәйрәмне туган көннәренә караганда да якынрак күрә. Бүләгең ошамаса, көт тә тор: ул аны ел буе исеңә төшереп торачак. Мондый хәлгә калмас өчен, хөрмәтле ирләребез,...


Энҗе-мәрҗәннәр кирәк түгел... димиләр шул
Бүләкләр сайлау буенча иң беренче урында, ул ничек кенә тапталган-искергән күренсә дә, зәркән эшләнмәләре тора. Аларны кигән сөйгәнегез башкалардан күпкә аерылып торачак. Алтын эшләнмәдә бриллиант ташы да ялтырап торса, аларның күңеле май булып эриячәк. Бриллиант дигәч тә, куркып калмагыз, хатын-кызлар өчен аның зурлыгы мөһим дә түгел. Ә бриллиант кашлы йөзекләр кесәне тишәрлек кыйммәт тә түгел.
Энҗедән ясалган муенса янына пардан алкасы һәм йөзеге дә бүләк ителсә, мондый сюрпризга хатыныгыз аеруча шат булыр. Зәркән эшләнмә дигәч тә, ул нәкъ менә алтын дигән сүз түгел бит, көмештән дә менә дигән йөзек-алкалар алырга була. Аларын шулай ук әниегезгә, кызыгызга да бүләк итә аласыз. Ә инде кайсын сайларга белмәсәгез, билгеле бер суммага сертификат кына алыгыз, үзләре барып сайларлар.

Тунлы булырга һәркемнең хакы бар
Бриллиантлар һәрвакыттагыча хатын-кызларның дусты булып калса, икенче кыйммәтле бүләк булып туннар тора. Һәр икенче хатын-кыз бүләккә тун алу турында хыяллана дип юкка гына әйтмиләрдер. Хәзер кибетләрдә аларга илле процентка кадәр ташламалар вәгъдә итәләр, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Хатыныгыз, бүген булмаса, иртәгә аны сорамый калмас.

Заманнан калышасы килми
Соңгы елларда аралашу чараларының нинди төрен генә тәкъдим итмиләр: телефоннан башлап, айфон, айпад һәм смартфоннарга кадәр сатыла. Аларны да яхшы бүләкләр исемлегенә кертеп була.

Могҗизалар илендә
«Бу бит могҗиза!!!» Сәяхәт итәргә алынган юлламаны күргәч, сөйгәнегез мондый сүзләрне әйтми калмас. Салкын март аеннан берәр экзотик илгә качу турында кем генә хыялланмый икән. Бу вакытта аларга бәяләр дә алай ук зур түгел икәнлекне истә тотып, берәр туристлык агентлыгына да кереп чыгыгыз.

Романтик кичке аш
Хатын-кыз өчен бәйрәм көнне плитә янында басып торудан да күңелсез нәрсә бармы икән ул? Яраткан кешегезне әлеге «хезмәт йөкләмә»сеннән коткарып, аңа берәр ресторанда романтик кичке аш бүләк итегез. Үзегез оста пешекче булсагыз, романтик кичне өйдә генә дә ясый аласыз.

Вәт бу сюрприз!
Чәчәкләр турында әйтергә онытканбыз бит. 8 Март бәйрәмен чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Ә аны исә бу юлы үзенчәлекле итеп тапшыру турында уйлагыз, әйтик, тәрәзә аша. Казанда мондый хезмәтләр күрсәтүче агентлыкны табу кыен түгел. Джеймс Бонд кебек киенеп, кулыгызга шампан шәрабы алып, үзегез дә тәрәзәдән керә аласыз. Романтик кеше булуыгызны күрсәтәсегез килсә, якын кешегезгә һава шарында очарга, йә фотосессия ясатырга, яки берәр матурлык салонына алып барырга, йә булмаса шәһәр буйлап каретада йөрергә дә тәкъдим итә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading