Шәһри Казан

Организмга йод җитмәсә...

Ил буенча халыкның 40 процентына йод җитми. Ә йод кытлыгы күп авырулар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу - калкансыман биз авыруы. Шулай ук акыл ягыннан зәгыйфьлелек, тәбәнәк буйлылык, эшкә сәләтлелекнең кимүе һ.б. да организмга йод җитмәү аркасында була ала.

Россиядә яшәүчеләрнең бары 29 проценты гына йодлаштырылган тоз ашый. Ә бу бездә йодның төп чыганагы булып тора. «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә дә организмга йод җитмәү турында сөйләштеләр. Узган гасырның 30-40 нчы елларында ук галимнәр составында йод булган ризыкларны ашауның мөһим булуы турындагы фикергә килделәр. Моның иң кулай ысулы - йодлаштырылган тоз куллану, диде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Энгель Хәсәнов. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең эндокринология кафедрасы доценты Людмила Солтанова: «Бала көтүче хатын-кызларга беренче 12 атнада организмдагы йод күләмен тикшертеп торырга кирәк, чөнки нәкъ менә шушы вакытта кешенең күрү, хәрәкәтләнү, ишетү сәләте һәм интеллектуаль вазифалары формалаша», - дип билгеләп узды. Ул, организмга йод керсен өчен, сыер һәм сарык ите, сөт, йомырка, балык, кишер һәм куе сары төстәге җиләк-җимеш ашарга кушты. Белгеч әйтүе буенча, йодны запаска җыеп куеп булмый, ул организмга көн саен кирәк.
Әлмәт, Түбән Кама һәм Лениногорскида йод бигрәк тә җитми, дип билгеләп үттеләр очрашуда.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: