16+

Орлык тизрәк тишелсен һәм яшелчәләр тизрәк үссен өчен түтәлләрне ничек җылытырга?

Утырткан яшелчә үсентеләре, орлыкларның тишелеп үсеп китү сыйфаты туфрак температурасына да бәйле.

Утырткан яшелчә үсентеләре, орлыкларның тишелеп үсеп китү сыйфаты туфрак температурасына да бәйле.

Грунтның температурасын күтәрү өчен, тәҗрибәле бакчачылар җылы түтәлләр ясарга киңәш итә. Ул бигрәк тә редис, укроп һәм башка иртәрәк чәчелә торган яшелчәләр өчен уңайлы. Җылы түтәлдә алар ике-өч атнага тизрәк өлгерә. Җылы түтәлләрне такта, шифер, кирпечләрдән, кайвакыт металл табаклардан ясыйлар. Алар траншея яки тартмаларны хәтерләтә. Мондый түтәлнең төбенә 15-20 см агач кайрысы, көнбагыш һәм кукуруз сабаклары куеп калдырыла. Аннары 10 см агач яфраклары, чабып алынган үләннәр түшәгез. Иң өскә, туфрак белән аралаштырып, компост, черемә куела. Анысы 10-15 см калынлыкта булырга мөмкин. Һәр катламга туфрак сибелә. Җылы түтәл туфрактан уртача алганда 20-50 см биектәрәк булырга тиеш.

Түтәлләрне мондый формада ясау бакчага пөхтәлек тә биреп тора. Чүпләрен утау да җайлырак. Сукмак та аерылып тора. Аннары биектә урнашкан түтәлгә күпкә сыйфатлырак, туклыклы һәм файдалы матдәләргә бай булган туфрак та салып калдыра аласыз. Аларга ашлама да күп кирәкми, кирәкле матдәләрне аста салдырып калган органик катламнан алалар. Шул ук вакытта җылы түтәлгә суны күбрәк сибәсе булуын да истән чыгармагыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading