16+

Остеохондрозны тоз белән май җиңә

Муен остеохондрозын дәвалау өчен чистартылмаган исле үсемлек мае белән вак тоздан (диңгез тозын да алырга була) торган катнашма ярдәмгә килә.

Остеохондрозны тоз белән май җиңә

Муен остеохондрозын дәвалау өчен чистартылмаган исле үсемлек мае белән вак тоздан (диңгез тозын да алырга була) торган катнашма ярдәмгә килә.

«Дару»ны тулы бер дәвалану курсы өчен әзерлибез: 10 аш кашыгы тоз өстенә 20 аш кашыгы май агызабыз. Яхшылап болгатып, берничә көнгә куеп торабыз. Нәтиҗәдә ак төстәге масса барлыкка килергә тиеш. Аны һәр көнне муенга сылап, массаж ясыйбыз. Башта ике-өч минут кына, һәр көнне икешәр минут өстәп барып, егерме минутка кадәр арттырасыз. Массаж ясап бетергәч, муенны дымлы җылы сөлге белән сөртәбез. Ун процедурадан соң алга китешне сизәрсез. Дәвалану барышында матдәләр алмашы да яхшырачак.
Фото: http://vseogryzhe.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading