16+

«ОЗАК ЯШӘҮНЕҢ СЕРЕ – КУКУРУЗДА»

Шушы көз айлары җиттеме, тотынабыз инде салкын тидерергә. Казанда ничә ел яшәп тә бер тапкыр авырганы булмаган Кытайдан килгән дустым Ширмөхәммәдкә дә суык тигән. Кытайда медицинаның алга киткән булуы беркемгә дә сер түгел. Шул уңайдан Ширмөхәммәд белән Кытайда сәламәтлекне ничек саклаулары турында сөйләшеп алдык.

«ОЗАК ЯШӘҮНЕҢ СЕРЕ – КУКУРУЗДА»

Шушы көз айлары җиттеме, тотынабыз инде салкын тидерергә. Казанда ничә ел яшәп тә бер тапкыр авырганы булмаган Кытайдан килгән дустым Ширмөхәммәдкә дә суык тигән. Кытайда медицинаның алга киткән булуы беркемгә дә сер түгел. Шул уңайдан Ширмөхәммәд белән Кытайда сәламәтлекне ничек саклаулары турында сөйләшеп алдык.

- Кытайда салкын тисә, ничек дәваланалар?
- Бездә кечкенә чакта ук сәламәтлекне саклауга зур игътибар бирәләр. Иң беренче чиратта аякларны туңдырмаска, җылы оекбашлар киеп йөрергә кирәк. Бик күп авырулар аяктан башлана бит, шуннан тәнгә үтеп керә. Аякларга суык тиде исә, бөерләр авырта. Ә аны дәвалау бик озакка сузыла. Шуңа күрә, без җылы итеп киенеп йөрергә тырышабыз, мода дип, ачык, юка киемнәр кимибез.
- Сездә хастаханәләр белән хәлләр ничегрәк?
- Казанда авырып китеп хастаханәгә барсаң, ниндидер кәгазьләр тутырта башлыйлар. Бер бүлмәдән икенчесенә йөри-йөри арып бетәсең. Бездә андый хәл юк. Телефоннан чакыртсаң, вакытында ук өеңә килеп дәвалыйлар. Кирәк булган очракта, көнгә берничә мәртәбә дә киләләр. Бездә, гомумән, акча өчен бөтен нәрсәне дә эшлиләр. Аннары Кытайда шәхси хастаханәләр бик күп, урам саен бар алар. Әмма анда бөтен кеше дә йөрми. Сәбәбе исә кыйммәт булуда түгел, ә дәвалау сыйфатының начарлыгында. Кытайда шәхси хастаханәләрдә, акчаңны өстәлгә куймасаң, никадәр каты авырсаң да кертмиләр, шунда үлсәң үләсең инде.
- Бездәге укол салулар да сине гаҗәпләндергән иде?
- Казанда укол кадату бик тә куркыныч, мин, гомумән, сырхауханәләргә бармас идем. Бездә аз гына авырып китсәң дә, үз-үзеңне дәвалау мөмкинлекләре күбрәк. Урамга чыксаң, чат саен даруханәләр бар. Дөрес, бу хәзер Казанда да киң таралыш алды. Аннан бездә шунысы уңайлы: даруханә хезмәткәренә кайсы җирең авыртканны әйтәсең дә, алар тиз генә дөрес диагноз куеп, кирәкле даруны табып та бирәләр. Сиңа биредә үк укол да кадый алалар. Иң кызыгы шунда - Кытайда шприцлар бик кечкенә, аның белән үз-үзеңә дә укол кадап була. Ә Россиядә алар котчыккыч зур! Мин бер тапкыр студентлар сырхауханәсендә нәрсә өчендер прививка ясаткан идем. Шәфкать туташының кулында зур шприц күргәч, егылып китә яздым. Әле бу иң кечкенә дигәне булган, өстәлдә тагын да зурраклары ята иде. Хәзер дә шуларны күз алдыма китерсәм, тәнем чымырдап китә. Кытайда андый шприцлар белән футбол тупларын гына кабарталар.
- Казанда экология, сулый торган һава сәламәтлеккә зыянлымы?
- Казанда һава әйбәт дип уйлыйм. Ә шәһәрдән читтә тагын да яхшырак. Иртә белән урамга чыгып бер суласаң, шулкадәр рәхәт. Ә бездә һава бик начар бит: заводлар эшләп тора, ташкүмер, газ ягалар, төтен, электр станцияләре эшли... Без кояшны кайбер көннәрдә генә күрә алабыз. Күктә һәрчак томан була, агачлар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, еш кына ял итәр өчен тауга менәбез. Мин тагын шуңа игътибар иттем: әгәр кеше чиста, саф һава сулый икән, ул тамагына әйбәт ашый. Без - Кытай шәһәрләрендә яшәүчеләр күп ашамыйбыз, режим буенча көнгә өч тапкыр. Өйгә кунаклар килсә, бераз үзгәреш булырга мөмкин. Ә инде тауга менгәч, гел ашыйсы гына килеп тора. Күбрәк итле, майлы ризыклар белән дә тукланабыз. Ә менә шәһәрдә аны өстәлгә куйсалар, ашыйсы килми. Һава чиста булган саен, организм күбрәк ризык таләп итә. Бу яктан сез бәхетле дип уйлыйм.
- Кытайда кешеләр бик озак яши дип беләбез.
Минем бабам 105 яшендә үлде. Аның алты хатыны бар иде, берсе әле дә исән, ул 89 яшьтә. Минем 125 яшькә җиткән кешене дә үз күзләрем белән күргәнем бар. Аның сәбәбе дөрес туклануда дип уйлыйм. Бездә элек кукуруздан эшләнгән ризыклар кулланганнар. Бүгенге көндә дә Кытайда кукуруз оныннан пешерелгән ипиләр, кукуруз мае бик тиз сатылып бетә. Ул тәмле дип әйтеп булмый, аны мин дә яратмыйм. Әмма ул - иң файдалы әйбер. Кызганычка, бүген бездә дә авыручылар бик күп. Мин киләчәктә Кытайда кешеләр элеккеге кебек үк озак яшәрләр дип уйламыйм. Иң күп дигәндә шул туксан яшькә чаклы гына җитәрләр. Бары нәселдән килгән тәртип буенча гына хәл үзгәрмичә калырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading