Шәһри Казан

Озынборыннар белән көрәшәбез

Атна ахыры җиттеме, халык табигатькә ашыга, берәүләр шәһәр читендәге бакчасына, икенчеләр авылына юл ала, ә кемнәрдер дус-ишләр белән су буена барып, уха пешерә, шашлык кыздыра. Табигать кочагында күңелле, рәхәт, әмма шул озынборыннар гына җанны ашый. Озын җиңле киемеңне киясең. Әрекмән яфрагы алып куып та карыйсың. Махсус кремнар да сөртәсең. Тик...

Реклама

Атна ахыры җиттеме, халык табигатькә ашыга, берәүләр шәһәр читендәге бакчасына, икенчеләр авылына юл ала, ә кемнәрдер дус-ишләр белән су буена барып, уха пешерә, шашлык кыздыра. Табигать кочагында күңелле, рәхәт, әмма шул озынборыннар гына җанны ашый. Озын җиңле киемеңне киясең. Әрекмән яфрагы алып куып та карыйсың. Махсус кремнар да сөртәсең. Тик бернинди дә файдасы юк, баш очыңда әйләнепме-әйләнәләр. Тешләп кенә калсалар, бер хәер. Алар бик нык кычыттырып, кайберәүләрдә аллергия дә барлыкка китерә. Аңардан бигрәк тә балалар интегә. Мондый вакытта озынборын тешләгән урынга суга чәй содасы салып болгатылган эретмәне сылап куегыз. Йә булмаса уртага бүленгән суган яки помидорны куеп торырга була. Боз да ярдәм итә. Ә кемнәрдер календула төнәтмәсе яки даруханәләрдә сатыла торган чәй агачы маен да сөртә икән. Тагын бер ышанычлы чара, ул да булса безгә «вьетнам йолдызчыгы» буларак таныш мазь.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: