16+

Парыгыз җиңел булсын!

Беркөнне телевизордан мунча турында сөйләделәр. Атаклы рус, фин һәм төрек мунчалары хакында ишеткәнебез бар анысы. Тик мине башкасы гаҗәпләндерде әле. Иранда комлы мунча бик популяр икән. Анда кешене кайнар комга күмеп куялар да ул шунда парланып ята. Япон мунчалары да алардан калышмый. Монысында исә кешене төрле файдалы үләннәр кушылган хуш...

Парыгыз җиңел булсын!

Беркөнне телевизордан мунча турында сөйләделәр. Атаклы рус, фин һәм төрек мунчалары хакында ишеткәнебез бар анысы. Тик мине башкасы гаҗәпләндерде әле. Иранда комлы мунча бик популяр икән. Анда кешене кайнар комга күмеп куялар да ул шунда парланып ята. Япон мунчалары да алардан калышмый. Монысында исә кешене төрле файдалы үләннәр кушылган хуш...

Ничек кенә итеп мактасалар да, үзебездәге кайбер авылларда сакланып калган кара мунчага җитми инде. Ә алар чынлап та хәзер бик сирәк. Соңгы вакытта бит мунчаны да зур тулы бер ял итү комплексы итеп сала башладылар. Сауна бүлмәсе дә, душы да, чәй эчә торган бүлмә сымак нәрсәләре дә бар аларның. Кайберәүләр тагын да арттырып җибәрә: бильярд өстәле куя, бассейннарга кадәр эшләтә. Янәсе, мунча кереп кенә калмыйлар, рәхәтләнеп ял да итәләр.
Мунчасы булса, дөрес итеп парлана белсәң, гадәти мунчаның да сихәте күп анысы. Бүгенге сәхифәбездә исә без аны тагын да файдалырак итү серләре белән таныштырырбыз.
Гадәттә, без үлән чәйләрен мунча кереп чыккач эчәбез. Ә чынлыкта аны чабынырга 20 минут кала эчәргә кирәк икән. Бал белән эчелгән юкә чәе яхшы тирләтә, шуның белән без организмга токсиннардан котылырга ярдәм итәбез. Мунча кергәнче, тәнгә скраб сылау да комачауламый. Аның өчен кул астындагы чараларны - каһвә куесы, кофемолкада вакланган карабодай яки дөге ярмасы да кулланып була. Тоз белән шикәрдән дә ясарга мөмкин. Монысын исә әзерләүгә үк кулланырга кирәк: ике аш кашыгы шикәргә бер аш кашыгы какао порошогы, шуның кадәр үк йогурт салып болгатабыз да - скраб әзер. Яки ике аш кашыгы тозга берәр кашык төелгән каһвә һәм душ өчен гель салып болгатыгыз.
Ә хәзер парланырга керәбез. Беренче керүдә озаклап утырмыйбыз. Мунча яратучылар 5-7 минут торса, анда сирәк керүчеләргә, югары температурага ияләшер өчен, 3 минут җитә.
Температура дигәннән, кемдер ул 120 градуска кадәр күтәрелергә тиеш дип саный. Дымлы парлану өчен 50-60 градус җитә, ә коры сауна өчен - 90. Пар өермәсен тагын да файдалы итәр өчен, мунча ташына каен яки имән себеркесе торган суны, яки инде төрле үләннәрдән әзерләнгән төнәтмәне сибәргә була. Төнәтмә әзерләргә иренгән очракта, суга берәр эфир мае тамызып сибә алабыз. Майның үзен генә сибә күрмәгез, югыйсә, ташка тамып, ул янып китәргә һәм начар ис чыгарырга мөмкин.
Утыруга караганда ятып парлану файдалырак. Алай иткәндә кан әйләнеше яхшыра. Башыбызга киез эшләпә кияргә яки сөлге урарга онытмыйбыз. Ара-тирә яшел чәй, кипкән җимешләрдән әзерләнгән компот, морс, куас, гөлҗимеш төнәтмәсе дә эчеп куйгалыйбыз.
Мунчада күпләрнең битләре кызарып чыга, бу нечкә кан тамырларының бит өслегенә якын торуыннан. Пар исә кан тамырларын тагын да киңәйтеп, тире кызыл төскә керә. Андыйларга парланырга кергәндә битләренә зәйтүн мае сыларга киңәш итәбез. Ул кан тамырларын саклый.
Мунчадан соң тәнебезгә җылытылган зәйтүн яки персик, йә булмаса миндаль мае сылыйбыз. Хәзер инде көзгегә карасак та була: битебез алсуланып-янып тора, тәнебез дә бер ун елга яшәргән кебек.
Илсөя Бәдретдинова, җырчы:
- Мунча шәп нәрсә инде ул. Авылга кайткач, ышанасызмы-юкмы, һәр көнне мунча керәбез. Эссе мунча яратабыз без. Пары пешереп алырдай, аның кызуыннан чыгып качарлык булмагач, мунча түгел инде ул. Чабынып алгач, чыгып, үләнле чәйләр эчәбез. Мунчага үзебез белән өч литр чәй алабыз. Аны, карлыган яки кура җиләге кайнатмасы белән, лимонлап эчәбез. Бал белән тоз алып барабыз. Аларны бергә кушып, бераз парланып алгач та тәнгә сылыйсың. Әллә нинди кыйммәтле кремнарны да алыштыра бу скраб. Аңардан соң тәнең яңа туган баланыкы кебек йомшак, нәфис була. Мунча әле ул ябыктыра да. Бер атнада өч килограмм авырлыгыңны югалтасың килсә, бернинди диетага утырмыйча гына көн дә мунча керергә кирәк.
Чабынып, чәйләр эчеп, үләннәр белән башларны юып, кимендә ике сәгать мунча керәбез. Чабыну дигәннән, кышка сиксән миллек бәйләп куйдык инде без. Миллеккә баргач, мәтрүшкә, юкә чәчәге, тагын бик күп файдалы үләннәр дә җыйдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading