16+

Пешерергәме? Кыздырыргамы?

Көндәлек туклануыгызны сәламәт дип әйтеп булсын өчен, дөрес ризыклар сайлау белән беррәттән, аларны тиешенчә әзерли дә белергә кирәк.

Пешерергәме? Кыздырыргамы?

Көндәлек туклануыгызны сәламәт дип әйтеп булсын өчен, дөрес ризыклар сайлау белән беррәттән, аларны тиешенчә әзерли дә белергә кирәк.

Парда пешерәбез
Болай иткәндә, продуктлардагы витаминнарны да, минералларны һәм башка биологик актив матдәләрне дә мөмкин кадәр күбрәк саклап калып була. Суда пешергәндә, продуктлардагы витаминнар суга чыга, тәме дә югала. Ә парда пешергәндә аның табигый кыяфәте дә, төсе дә, тәме дә саклана.
Газ мичендә пешерү
Газ мичендә пешерелгән ризык хуш исле, тәмле һәм файдалы да. Бу уттан килгән җылылык ярдәмендә шулай була.
Суыткычта катырылган яшелчә
Суыткычта катырылган катнашма - ялкаулар өчен хыял, ди диетологлар. Пакет эчендәге яшелчәне кайнап торган суга салып җибәрәсең дә, 20-30 минуттан ул әзер дә була...
Гриль
Грильдә әзерләнгән продуктлар бәйрәм табыны өчен җайлы. Грильда яшелчә белән кыздырылган сөмбаш балыгы яки консервланган диңгез продуктлары һәм җиләк-җимеш белән әзерләнгән шашлыкларны күз алдына китергәч үк, авыз сулары килә. Әмма шуны истә тотыгыз: гриль көндәлек кулланыла торган нәрсә түгел!
Томалап пешерү
Томалап пешерү ит һәм балык өчен бигрәк тә туры килә. Болай пешергәндә ит сусыл булып пешә. Диетологлар фикеренчә, ризыкны сүрән утта томалап пешергәндә аңардагы организм өчен кирәкле матдәләр яхшырак саклана, төрле яшелчәләр белән пешергәндә, аларның хуш исләре бергә кушылып, тәмле ризык хасил була. Өстәвенә канцерогеннар да барлыкка килми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading