Шәһри Казан

Рәсилә Кадыйровадан «Баллы» бәйләм ясау буенча мастер-класс (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Бүгенге көндә кул эшләре белән кызыксынучыларның саны арта бара. Элек әби-­апаларыбыз күлмәкләрне үз­ләре тегеп кигән, бияләй, оекбашлар бәйләгән, сөлгеләр чиккән. Тора-бара алай мәшәкатьләнеп торуның кирәге калмады. Барысын да сатып ала башладык. Ә менә соңгы елларда гүзәл затлар кулларына кабат энә, чигү җепләре, йон йомгаклары алды. Яңа төрле шөгыльләр дә барлыкка...

Рәсилә - Яңа Чишмә районының Зирекле авылы кызы. Бүген ул Казан илкүләм-тикшеренү техник университетында белем ала. Булачак фармацевт кул эшләре белән кечкенәдән шөгыльләнә.
- Бәйләргә, чигәргә ярата идем. Чәчәкләрне моннан дүрт ел элек ясый башладым. Әниемнең туган көненә гадәти булмаган бүләк әзерлисем килде. Интернеттан сырлы (гофрированный) кәгазьдән чәчәк ясарга өйрәндем. Кечкенә генә букетны мин бик озак эшләдем. Хәзер инде кул ияләште, үз җаен тапты. Бер букетны бер көндә эшлим, - ди ул.

Рәсилә чәчәк бәйләмнәрен сырлы кәгазьдән һәм фоамиран дип аталган синтетик материалдан эшли. Фоамиранның Иранда эшләнгәнен куллана, ул күпкә сыйфатлырак, ди. Чәчәкнең таҗын яки яфрагын ясау өчен, үзенә кирәкле өлгене кисеп алып, аны үтүк белән җылыта. Әлеге материал яңа форманы тиз ала һәм саклана да. Сырлы кәгазьдән аермалы буларак, ул вакытны шактый ала. Кәнфитле букет ясауның әллә ни авырлыгы юк, бары кәнфитне төшеп китмәслек итеп урнаштырырга гына кирәк, ди Рәсилә.
Ул ясаган чәчәкләр арасында роза да, лалә, ирис, гербера, хризантема да бар. Иң авыры исә роза чәчәген ясау икән. Аның каравы, әлеге бәйләмне егетләр кызларга бүләк итәргә ярата. Соңгы вакытта кәләш букетын да фоамираннан ясата башлаганнар.

- Бәйрәмнәр алдыннан, бигрәк тә Гашыйклар көнендә һәм 8 Мартта заказлар күп килә, - ди Рәсилә.
Аның сүзләренчә, кәнфитле букетны теләге булган һәр кеше эшли ала. Газета укучыларыбызга да ул язның иң матур чәчәге - лаләләр ясарга өйрәтә. Эченә кәнфит яшерелгән лалә чәчәген Рәсилә үзе дә бик ярата икән.

Баллы букет

Әлеге мастер-класс өчен кирәк әйберләр:
Италиядә җитештерелә торган гофрлы кәгазь (2 төстә: яшеле - яфрак өчен, икенчесе - чәчәк өчен, бу очракта шәмәхә төс), түгәрәк формалы кәнфитләр, яшел җеп, тейп-лента (чәчәкләр кибетендә сатыла), агач таякчык (шпажка), кайчы.

Шәмәхә төсле кәгазьдән - булачак чәчәкнең таҗларын, ә яшел төстән яфрагын кисәбез. Размерлары 2 нче фотода күрсәтелгән.

Шәмәхә төстәге тасмалардан таҗлар ясыйбыз. Моның өчен тасманы урта өлешеннән борабыз, килеп чыккан «бантик»ны икегә бөклибез һәм, эчкә батырып, кәгазьне тарттырабыз. Көймә формасында таҗлар килеп чыга (3 нче фото). Калган ике тасмадан да шундый ук таҗлар ясыйбыз.

Яшел тасмадан яфрак кисәбез һәм шулай ук көймә формасында тарттырабыз. (4 нче фото).

Кәнфитнең бер койрыгын таякчыкка җеп белән бәйлик (5 нче фото).

Реклама

Кәнфит тирәли таҗларны беркетәбез (6,7 нче фото).

Кәнфиттән 1 сантиметр астарак яфракны беркетәбез (8 нче фото).

Тейп-лента белән җеп күренеп тора торган җирләрне чорныйбыз (9 нчы фото).

Чәчәгебез әзер (10 нчы фото).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: