16+

Сагыз чәйнисеңме?

Кемдер сагызны артык мактый, кемдер исә аны бөтенләй зарарлы дип саный. Аларның кайсы дөрес? Сагызның уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп үтү артык булмас. Сагыз белән мавыгу теш янындагы тукымаларга зыян китерә. Аны чәйнәгәндә тештән уртларга килә торган басым массаж ролен үти һәм аның кан әйләнешен яхшырта. Әмма артык озак чәйнәгәндә,...

Сагыз чәйнисеңме?

Кемдер сагызны артык мактый, кемдер исә аны бөтенләй зарарлы дип саный. Аларның кайсы дөрес? Сагызның уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп үтү артык булмас. Сагыз белән мавыгу теш янындагы тукымаларга зыян китерә. Аны чәйнәгәндә тештән уртларга килә торган басым массаж ролен үти һәм аның кан әйләнешен яхшырта. Әмма артык озак чәйнәгәндә,...

Кемдер сагызны артык мактый, кемдер исә аны бөтенләй зарарлы дип саный. Аларның кайсы дөрес? Сагызның уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп үтү артык булмас.
Сагыз белән мавыгу теш янындагы тукымаларга зыян китерә. Аны чәйнәгәндә тештән уртларга килә торган басым массаж ролен үти һәм аның кан әйләнешен яхшырта. Әмма артык озак чәйнәгәндә, урттагы кан тамырларына гел басым ясалып, кан әйләнешен боза. Бу ялкынсыну процессына китерә. Аның аркасында, гингвит һәм пародонтит барлыкка килергә мөмкин.
Сагыз чәйнәргә яратучыларда төкерек күп бүленеп чыгу күзәтелә, чөнки төкерек бизләре гел эшләп торырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, сагызны чәйнәмәгән очракта да аның төкереге гел бүленеп чыга башлый һәм ул гел төкереп йөрергә мәҗбүр була.
Сагызны гел чәйнәп, төкерек бүленеп чыгу көчәйгәч, кире процесс башлана - төкерек азая. Ә бу исә ашкайнату процессына начар тәэсир итә. Ризык сыеклыкны кирәкле күләмдә ала алмый һәм ашказанына авыр төер булып утыра. Ә моннан исә ашказаны җәрәхәте барлыкка килә.
Кайбер очракларда сагыз файда гына китерә. Әйтик, машинада барганда күңел болганса, аны чәйнәп кую хәлне җиңеләйтә. Очкычта очканда да ярап куя ул.
Табиблар сагызны бөтенләй чәйнәмәскә кушмый. Аны авыз куышлыгын чистарту максатыннан ашаганнан соң чәйнәп алу артык булмас. Әмма моны бердәнбер чара дип уйламагыз. Теш щеткасы белән чистарту күпкә яхшырак.
Сагыз тешкә куелган пломбаны җимерә дию дә ялгыш фикер. Яхшы итеп куелган пломбага ул бернинди дә зыян китерми. Әмма бу аны рәхәтләнеп, озаклап чәйнәргә ярый дигән сүз түгел. Аны 15-20 минуттан артык чәйнәмәскә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading