16+

Салат яфрагы тешне чистарта

Гадәттә, тәмәке тартучыларның тешләре сары була. Теш­ләрен чистартырга иренүчеләрдә дә бар ул проблема. Тешнең сарысын сода бетерә. Җылы суга сода салып болгатыгыз да шуның белән авызыгызны чайкагыз. Тешне әфлисун кабыгы яки бакча җиләге белән ышку да нәтиҗә бирә. Борынгы кешеләр тешләрен күмер ярдәмендә чис­тарткан. Күмер белән теш пастасын бергә кушып...

Гадәттә, тәмәке тартучыларның тешләре сары була. Теш­ләрен чистартырга иренүчеләрдә дә бар ул проблема.
Тешнең сарысын сода бетерә. Җылы суга сода салып болгатыгыз да шуның белән авызыгызны чайкагыз.
Тешне әфлисун кабыгы яки бакча җиләге белән ышку да нәтиҗә бирә.
Борынгы кешеләр тешләрен күмер ярдәмендә чис­тарткан. Күмер белән теш пастасын бергә кушып чис­тартсагыз, тешегез тиз агарыр.
Алма серкәсе тешне чистартып кына калмый, эмальне җимерә торган бактерияләрне дә үтерә.
Мөмкин кадәр күбрәк салат яфрагы ашарга тырышыгыз.
***
Ашкайнатуда бавыр зур роль уйный. Ул төнлә дә тик тормый: канны шлаклардан чистарта. Димәк, без һәрдаим аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешбез, ә моның өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә.
Иртәнге сәгать җидегә кадәр ашап бетерергә, югыйсә үт суы организмда бер көнгә тоткарланачак. Иртән күп итеп ашау мәҗбүри түгел, сохари, чикләвек, алма, йөзем ашап кую да җитә. Бу ташларны вакларга ярдәм итә.
Пектинга бай яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Алар бавырда җыелган кирәксез һәм зыянлы матдәләрдән котылырга булыша. Пектинга аеруча алма, кабак, айва, диңгез суүсемнәре бай.
Бавыр авыртканда суган, сарымсак, горчица, керән, ачы торма, редис ашаудан тыелып торыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading