16+

Салатка зәйтүн мае шәп

Иртә яздан бирле кайнашкан яшелчә бакчабызга чыгу хәзер үзе бер күңелле. Әлегә помидор-кәбестәләр өлгермәсә дә, түтәлләрдәге редис, укроп, яшел суган, кузгалакларны җыеп, аш та пешерергә, салатын да әзерләргә була.

Салатка зәйтүн мае шәп

Иртә яздан бирле кайнашкан яшелчә бакчабызга чыгу хәзер үзе бер күңелле. Әлегә помидор-кәбестәләр өлгермәсә дә, түтәлләрдәге редис, укроп, яшел суган, кузгалакларны җыеп, аш та пешерергә, салатын да әзерләргә була.

Әйтик, редистан бик тиз генә менә мондый салатны ясап ашый аласыз. Салат өчен яшел суган, укроп, редис, каймак һәм тәменчә тоз кирәк. Редисны түгәрәкләп юка итеп турыйбыз. Аңа вак итеп туралган яшел тәмләткечләр, тоз һәм каймак салып болгатабыз. Салатыбыз әзер!
Яшел тәмләткечләр дигәннән, алар организмны чистарта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә. Чәчне һәм тырнакларны ныгыта, тән тиресен матурлый. Ә менә аларны кибеттән сатып алучыларга кулланыр алдыннан, зарарлы тәэсирен бетерү өчен, бер сәгать суда тотарга кирәк икән. Чөнки алар теплицаларда әллә нинди ашламалар кулланып үстерелгән булырга мөмкин.
Салатны майонез, каймак һәм гадәти үсемлек маена караганда зәйтүн мае кулланып эшләсәң, ул күпкә тәмлерәк тә, файдалырак та була. Файдасына килгәндә, ул «начар» холестеринның күләмен киметә, организмнан авыр металларны чыгарырга ярдәм итә. Хроник авырулар, атеросклероз, диабет һәм яман шешкә каршы тора. Һәр көнне иртән зәйтүн мае салынган яшелчә салаты ашауны гадәткә кертсәгез, организмны токсиннардан гына чистартып калмыйсыз, ә аны кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар белән дә баетасыз. Үзем ярата торган «Җәйге салат» рецепты белән таныштырсам, бәлки, сез дә әзерләп ашарсыз. Помидор белән кыярны һәм пешкән күкәйне шакмаклап, суганны (баллы суган булса тагын да яхшырак) ярымбоҗралап юка итеп турыйбыз һәм болгатабыз, бераз тозлап, өстенә угычта уылган сыр сибәбез дә зәйтүн мае агызабыз.
Күпләр зәйтүн мае кыйммәт бит дияр, анысы шулай. Әмма аны үсемлек маена караганда салатка азрак салырга кирәк, чөнки ул майлырак. Димәк, бер шешә зәйтүн мае күпкә җитәчәк. Аннары аны бары салатлар өчен генә тотасың бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading