16+

Салкын тимәсен дисәң... аягыңны суга тык

Яңгырлы, салкын көзге көннәрдә салкын тиеп авыру очрак­лары ешая. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Авырып китә калсагыз, гади, әмма үтемле чараларны белеп тору комачауламас.

Салкын тимәсен дисәң... аягыңны суга тык

Яңгырлы, салкын көзге көннәрдә салкын тиеп авыру очрак­лары ешая. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Авырып китә калсагыз, гади, әмма үтемле чараларны белеп тору комачауламас.

Аягыгызны 20 минут кайнар суда тотыгыз. Моны йокларга ятар алдыннан эшләсәгез, процедурадан соң, аяк табаннарына җылыта торган бальзам яки спирт ышкыгыз. Өстеннән җылы оекбаш киегез.

Борыныгыз томаланса, табада биш аш кашыгы тоз җылытыгыз. Кайнарлангач, оекбаш эченә салып яки кулъяулыкка төреп, борын төбенә куеп торыгыз. Тоз урынына яңа гына пешкән күкәй куярга да була. Аны, пешермәс өчен, сөлгегә төреп тотарга кирәк.

Тамак авыртса, сулыш алып булмаса, ике чикмәнле бәрәңге пешерегез. Һәрберсен дүрт өлешкә бүлеп, кабат кәстрүлгә салыгыз. Бәрәңге «шулпасы»на өч тамчы йод (берничә тамчы эвкалипт маен өстәсәгез, тагын да яхшырак була) тамызыгыз. Сөлгене башыгызга каплап, кәстрүл өстенә иелеп, пар өстендә сулагыз. Әмма сак булыгыз, тамагыгызны пешермәгез. Ингаляция тамак авыртканда һәм борын тыгылганда яхшы нәтиҗә бирә.

Тамак авыртканда кайнаган җылы суга бер бал кашыгы сода, шуның кадәр үк сода, ике тамчы йода салыгыз һәм шуның белән тамагыгызны чайкагыз.

Температура булганда, кура җиләге белән кара карлыган булыша. Аларны җылы суга салып болгатып эчегез. Кайнатмаларын да кулланырга була.

Авыруның беренче көннәрендә тавык шулпасы эчәргә кирәк. Яшел суган сибеп эчсәгез, нәтиҗәсе тизрәк күренер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading