16+

Сезгә нинди ярма кирәк?

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, рационга күбрәк файдалы ризыклар кертергә кирәклеген барыбыз да белә. Ә менә ярмаларның файдасы нәрсәдә икән, кайсы ярма нинди авыруны кисәтә һәм дәвалый?

Сезгә нинди ярма кирәк?

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, рационга күбрәк файдалы ризыклар кертергә кирәклеген барыбыз да белә. Ә менә ярмаларның файдасы нәрсәдә икән, кайсы ярма нинди авыруны кисәтә һәм дәвалый?

Карабодай
Ярмалар арасында карабодай составында булган аксым буенча лидер булып тора. Ул бит төсе өчен әһәмиятле булган тимергә, йөрәк өчен кирәк булган калий белән магнийга бай. Карабодай артык килограммнардан котылырга теләүчеләр өчен дә алыштыргысыз. Ул шулай ук йокысызлык һәм кәефсезлектән азапланучылар өчен дә файдалы. Карабодай матдәләр алмашын яхшырта. Әлеге ярманың тагын бер мөһим үзенчәлеге бар: ул өлкәннәрнең күрү сәләтен саклап калырга булыша, ягъни күз тукымасының картаюын тоткарлый.

Тары ярмасы
Тары ярмасын начар экологияле зур шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә яратырга кирәк, чөнки аның составындагы элементлар организмдагы начар матдәләрне чыгара. Кардиологлар да үз авыруларына тары ярмасын ашарга киңәш итә. Тары составындагы калий йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә. Икенчедән, ул кан басымын нормада тотарга булыша һәм кан тамырларын ныгыта.

Дөге ярмасы
Дөге ярмасы чәчләрнең матурлыгы, тырнакларның ныклыгы һәм нервларның сәламәт булуы өчен мөһим булган В төркеме витаминнарына бай. Дөге составында булган Е витамины исә җыерчыклар белән көрәшә. Моннан тыш, әлеге ярма кан тамырлары белән бәйле булган авыруларны, бетчәләр барлыкка килүен кисәтү өчен әһәмиятле булган цинкка бай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading