16+

Шәһриназ, шәһри яз...

Җиһанда яз. Табигатьнең яңару, яшәү алып килгән мәле. Безнең дә матурланасы, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Менә шул хисләр белән йөргәндә, «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә үзенең дусты Шәһриназны ияртеп, Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Гүзәл Хәбибуллина килеп керде. Яңгырашын гына күр: Шәһри Казан, Шәһриназ... Матурлыкның асылы исеменә үк салынган Гүзәлнең дә...

Шәһриназ, шәһри яз...

Җиһанда яз. Табигатьнең яңару, яшәү алып килгән мәле. Безнең дә матурланасы, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Менә шул хисләр белән йөргәндә, «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә үзенең дусты Шәһриназны ияртеп, Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Гүзәл Хәбибуллина килеп керде. Яңгырашын гына күр: Шәһри Казан, Шәһриназ... Матурлыкның асылы исеменә үк салынган Гүзәлнең дә...

Җиһанда яз. Табигатьнең яңару, яшәү алып килгән мәле. Безнең дә матурланасы, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Менә шул хисләр белән йөргәндә, «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә үзенең дусты Шәһриназны ияртеп, Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Гүзәл Хәбибуллина килеп керде. Яңгырашын гына күр: Шәһри Казан, Шәһриназ...
Матурлыкның асылы исеменә үк салынган Гүзәлнең дә юк белән йөрүе түгел. Аның да без хатын-кызларны гүзәллек алиһәсе итеп күрәсе килә икән. Хатын-кыз матурлыгының 80 проценты чәченнән тора, дигән фикер белән тулысынча килешә кыз. Һәм, икеләнүләргә ирек калдырмыйча, эшкә дә керешә. Шулай итеп, гүзәл затларга - КФУның идарә, икътисад һәм финанслар институтының 5 нче курс студенты Гүзәлдән осталык дәресе. Моннан соң сез дә аның кебек үк таныш-белеш­ләрегезне, дусларыгызны сөендерә башларсыз, дип өметләнәбез.
Эш өчен кирәк әйберләр: тарак, плойка, лак, каптыргычлар.
Башта чәчне тарыйбыз һәм ике як чигәдән өскә таба бүлеп алып, ике өлешкә (алгы һәм арткы) бүләбез. Чәчне артчүмечнең аскы өлешеннән ясый башлыйбыз. Чәч куе булса, аны тагын 4-6, юка булса, 3-4 диагональ бүлемтекләргә бүлеп, плойка белән аскы яктан бөдрәләтә башлыйбыз. Бөдрәләр ничек бар шулай калырга да мөмкин, әмма хәзер аны бераз «язып», тарттырып, ягъни ике очыннан тотып бушатып кую актуаль. Бөдрәләрне бармакка буш кына итеп аерым-­аерым урап, невидимка белән аскы ягыннан чәчкә каптырып чыгабыз. Аннан соң түбә чәченә начос ясап, форма бирәбез һәм, җыеп, каптырма белән эләктереп беркетеп куябыз. Эләктерелгән чәчнең очларын бөдрәләтәбез. Хәзер безнең чигә чәчләре калды. Аларны биттән тышкы якка каратып, 3-4 бүлемтеккә бүлеп бөдрәләтәбез. Аннан чәч юлын ачып, ике ягына да начос ясыйбыз. Һәм шул чәчне җайлап кына җыеп, артта җыелган чәч төбе тирәсенә невидимка белән беркетәбез, форма бирәбез һәм лак сиптереп катырабыз. Чәчне кечкенә генә тарак кадап бизәп куярга да мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading