Шәһри Казан

Сиңа йод җитәме?

Үзегездә хәлсезлек сизәсезме? Йокыгыз туймыймы? Кәефегез гел үзгәреп торамы? Димәк, сезгә йод җитми.

Йод беренче чиратта калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәк. Ул җитмәгән очракта аның эшчәнлеге бозыла, ә ул исә матдәләр алмашына да тәэсир итми калмый. Кандагы йод күләме кешенең физик үсешенә һәм нерв системасы эшчәнлегенә дә бәйле. Ул җитмәсә, балалар начар укый, ә олыларның эшкә сәләтлелеге кими. Йодка дефицит булганда, ябыгырга теләүчеләр дә гәүдә авырлыгыннан котыла алмый, чөнки ул тәндәге майларны эретергә ярдәм итә. Болардан кала, йод җитешмәү ул - иммунитет та көчсезләнә дигән сүз.
Кызганыч, безнең илдәге һәр кешенең дә организмы йод белән кирәгенчә тәэмин ителгән дип әйтеп булмый. Диңгезгә якын җирләрдә яшәүчеләр генә йодка мохтаҗ булмаска мөмкин.
Йодның көндәлек нормасы олылар өчен - 150 мкг, яшүсмерләр, булачак әниләр һәм бала имезә торган хатыннар өчен - 200 мкг, ә балаларга - 100 мкг.
Организмга йод җитү-җитмәүне белер өчен, махсус анализ бирергә кирәк, әмма ул - кыйммәтле һәм катлаулы процедура. Аны өй шартларында гына билгеләр өчен, кухнягыздагы киштәләргә карау да җитә. Шкаф киштәгездә нинди тоз ул? Гадәти тоз булса, сезнең йодны кирәкле күләмдә куллануыгыз шикле. Көндәлек норманы тутыру өчен исә 200 гр диңгез балыгы яки бер аш кашыгы диңгез кәбестәсе ашау да җитә. Тик россиялеләрнең күбесе аларны көн дә куллана алмый. Хәзер икмәк һәм сөтне дә йод кушып чыгара башладылар.
Йод кайбер дару препаратлары составында да бар. Сәламәтлек белән проблемалар булганда, табиб киңәше белән аларны да кулланырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, йодка мохтаҗлык булмасын өчен, составында ул булган ризыкларны курыкмыйча күп күләмдә ашарга була. Ә менә дару препаратларын күп итеп кулланып, чыбыкны артык бөгеп куюыгыз бар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: