16+

Слива хәтерне яхшырта

Сливаны яратмаучылар бөтенләй юктыр ул. Тәмле булуы өстенә, ул файдалы һәм аз калорияле дә. Аның 100 граммында бары 45 ккал. Сливада шикәр, С, В1, А, Р һәм К витаминнары, минераль тозлар һәм башка файдалы матдәләр дә бар. Бу җимеш, иң беренче чиратта, йомшарткыч үзлеккә ия. Аны бигрәк тә эчәклеге белән...

Слива хәтерне яхшырта

Сливаны яратмаучылар бөтенләй юктыр ул. Тәмле булуы өстенә, ул файдалы һәм аз калорияле дә. Аның 100 граммында бары 45 ккал. Сливада шикәр, С, В1, А, Р һәм К витаминнары, минераль тозлар һәм башка файдалы матдәләр дә бар. Бу җимеш, иң беренче чиратта, йомшарткыч үзлеккә ия. Аны бигрәк тә эчәклеге белән...

Сливаны яратмаучылар бөтенләй юктыр ул. Тәмле булуы өстенә, ул файдалы һәм аз калорияле дә. Аның 100 граммында бары 45 ккал. Сливада шикәр, С, В1, А, Р һәм К витаминнары, минераль тозлар һәм башка файдалы матдәләр дә бар. Бу җимеш, иң беренче чиратта, йомшарткыч үзлеккә ия. Аны бигрәк тә эчәклеге белән проблемасы булганнарга ашарга кирәк. Моның өчен исә йоклар алдыннан 10-20 данә ашау да җитә. Шунысы да бар, сливаның кипкәне дә шундый ук нәтиҗә бирә. Хәтта аңардан кайнатылган компот белән кайнатма да йомшарткыч үзлеккә ия. Бу исә ул, кайнаткан очракта да, витаминнарын югалтмый дигәнне аңлата.
Тик аны эчәклек эшчәнлеге белән генә бәйләп карарга кирәкми. Составындагы пектин белән ул ашказаны-эчәклек тракты өчен дә файдалы. Ул әле тагын организмнан холестеринны да чыгара, шуңа да аны атеросклероз һәм үт куыгы авырулары вакытында ашарга тәкъдим итәләр.
Сливаны кышка әзерләүнең беренче юлы - киптерү. Киптерер өчен аны юып, электр киптергече эченә тутырып, температурасын 400 градуска көйләргә кирәк. Әзер продуктны бүлмә температурасында караңгы урында пыяла банкада саклагыз.
Туңдыру өчен, җимешнең төшен алып, суыткычның туңдыру бүлегенә урнаштырыгыз, анда ул 220 градустан артык температурада 3-4 айга кадәр саклана ала. Температураны аннан да түбәнрәккә көйләп булса, сыйфатын бер елга кадәр югалтмый.
Сливада ракка каршы тора алырлык матдәләр - антоциан бар. Моннан кала, шул матдәгә ия булуы аркасында, ул хәтерне дә яхшырта. Моның өчен көненә 250 грамм җимеш ашау да җитә. Тик сары төстәге сортында антоциан юк. Аның каравы, аңарда С витамины күп. Слива гипертония авырулы кешеләр өчен дә файдалы, чөнки аңарда Р витамины һәм калий тозы бар. Алар, кан басымын төшереп, организмнан тоз белән суны чыгара. Тик сидек куыгында таш булганнарга слива белән сак булырга кирәк. Ул таш барлыкка килү процессын көчәйтергә генә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading