Шәһри Казан

Сок эчәргә ярамый?

Дөнья илләренең күбесендә тәмле су (сок) төп эчемлекләрнең берсе булып тора. Ә Россиядә мондый гадәт күзәтелми. Мәсәлән, Европада елына бер кеше - 50 литр, ә Америкада 80 литр сок эчә. Россия кешесе исә 11 литр гына. Шулкадәр артта калуның сәбәпләрен ачыклап карыйк. Беренчесе - сок эчү гадәткә кермәү. Чит илдә...

Реклама

Дөнья илләренең күбесендә тәмле су (сок) төп эчемлекләрнең берсе булып тора. Ә Россиядә мондый гадәт күзәтелми. Мәсәлән, Европада елына бер кеше - 50 литр, ә Америкада 80 литр сок эчә. Россия кешесе исә 11 литр гына. Шулкадәр артта калуның сәбәпләрен ачыклап карыйк. Беренчесе - сок эчү гадәткә кермәү. Чит илдә чәйне аз куллансалар, бездә сокны сирәк эчәләр. Сок урынына чәй яки каһвә күбрәк кулланыла. Тагын бер сәбәп: өйдә кайнатылган компотларны эчү. Чөнки безнең халыкта, пакет согының файдасы юк, ул химия, концентраттан ясалган, дигән фикер йөри. Әлеге фикернең дөрес түгеллеген расларлык дәлилләр бар. Ул безгә 90 нчы еллардан килгән. Бу чорда Украинада порошокка су кушып ясала торган эчемлек булган. Шуннан соң, барлык соклар да химик, порошоктан ясала, дигән фикер калган. Ә дөресендә кибетләрдә сатыла торган сокларның күбесе концентраттан әзерләнгән һәм моның бернинди зарары да юк. Сокларны әлеге технология белән бөтен дөнья илләре ясый. Ничек үтә соң бу процесс? Башта җиләк-җимешләрне җыялар да аннан сок чыгаралар. Әлеге соктан су кипкәч, концентрат кала. Ул куе пюрега охшаган була. Аны, пастеризацияләп, герметик савытларга тутыралар. Анда файдалы микроорганизмнар гына кала. Концентрат заводка килеп җиткәч, аңа су кушалар һәм савытларга тутырып, сатуга чыгаралар. Әлеге сокта файдалы минераллар һәм фитонутриентлар кала.
Кибеттәге нектар чын түгел, дигән фикер шулай ук ялгыш, чөнки ул чын соктан яки җиләк-җимеш пюресынан әзерләнә. Бөтен соктан да 100 процентлы эчемлек ясап булмаганга, аңа гадәттә су, шикәр сиробы яки башка соклар кушалар.
Шулай итеп, сокны курыкмыйча 11 литр гына түгел, ә 80 литр да эчәргә була. Чөнки бер стакан алма согында бер алмада булган кадәр үк файдалы витаминнар бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: