16+

Студентларга симерү яный...

Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, кичке аш файдасына иртәнге һәм төшке ашлардан баш тартучы студентларга, даими туклануга өстенлек биргән яшьтәшләренә караганда, гәүдә авырлыгы арту куркынычы яный.

Студентларга симерү яный...

Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, кичке аш файдасына иртәнге һәм төшке ашлардан баш тартучы студентларга, даими туклануга өстенлек биргән яшьтәшләренә караганда, гәүдә авырлыгы арту куркынычы яный.


Нерв киеренкелеге, сессияләр, бутерброд, фастфуд, газлы эчемлекләр, моның өстенә төнге клублар - болар барысы да студентлар тормышының төп атрибутлары булып тора. Алар, бер яктан, организмнан күп энергия һәм көч таләп итсә, икенче яктан, гәүдә авырлыгы артуга да сәбәпче булып торалар. Әмма, моңа карап, заман яшьләренең тормыш ритмын үзгәртеп тә булмый. Тик, һәр нәрсәдән чыгу юлы булган кебек, аларның туклану рәвешенә дә йогынты ясап була, әлбәттә.
Табиблар әйтүенчә, мәктәп балалары һәм студентлар өчен иртәнге аш көндәлек рационның мөһим шарты булып торырга тиеш. Ә аңардан баш тарту хәтергә, мәгълүматны кабул итүгә һәм өлгерешкә тәэсир итә. Әмма иртәнге ашны ашау гына түгел, аны дөрес әзерләргә дә кирәк әле. Көнне катлаулы углеводларга бай ризыктан башлау дөрес булыр. Алар аеруча бөртеклеләрдә, яшелчә һәм җиләк-җимештә күп. Болар организмны күп вакытка энергия белән тәэмин итеп тора, шуңа һәр иртә боткадан башлауны гадәткә кертегез. Ботка пешерергә егерме минутка иртәрәк торырга көч тапмасагыз, тиз әзерләнә торган солы лачауларын куллана аласыз. Алар, гадәттә, төрле минераль матдәләр һәм витамин комплексы белән дә баетылган була.
Аксымга бай иртәнге аш исә аппетитны көйли. Моңа йомырка тәбәсе, пешкән ит белән бутерброд, эремчек керә.
Икенче иртәнге аш көнне каһвә белән генә чикләгән кешеләргә кирәк. Күпләр тәнәфес вакытында киптерелгән бәрәңге ашый, кока-кола эчә. Аның урынына йогырт, чикләвек, берәр җиләк-җимеш ашавыгыз хәерлерәк булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading