16+

Су эчәсе килә!

Олы кешенең организмы якынча кырык литр сыеклыкны сыйдыра. Димәк, тәнебезнең яртысыннан күбрәге судан тора. Сыеклык ярдәмендә тәнебезнең күзәнәкләренә витаминнар һәм микроэлементлар килеп ирешә. Су шулай ук нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге өчен дә кирәк. Һәм иң мөһиме - ул яшьлек чыганагы.

Су эчәсе килә!

Олы кешенең организмы якынча кырык литр сыеклыкны сыйдыра. Димәк, тәнебезнең яртысыннан күбрәге судан тора. Сыеклык ярдәмендә тәнебезнең күзәнәкләренә витаминнар һәм микроэлементлар килеп ирешә. Су шулай ук нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге өчен дә кирәк. Һәм иң мөһиме - ул яшьлек чыганагы.

Галимнәр фикеренчә, картаю процессы турыдан-туры күзәнәкләрдәге сыеклык җитмәүгә бәйле. Яшь барган саен, организмдагы су азая. Шуңа да организм кибә бара. Табиблар кисәткәнчә дә, олы яшьтәге кешеләр суны кирәкле күләмдә эчәргә тиешләр.
Организмга суның күпме кирәк булуын белү авыр түгел. Әгәр дә тәүлек нормасы бер килограмм авырлыкка 30 мл булса, бөтен кешегә дә билгеле булган «көненә ике литр су кирәк» дигән гыйбарә гәүдә авырлыгы якынча 70 килограмм булганнарга гына туры килә. Баһадир гәүдәгә ия булган очракта, күбрәк эчәргә кирәк. Су эчәсе килмәгәндә организмны дымлылык белән тәэмин итү мөһим: бер тәлинкә аш ашарга, яшелчә яки җиләк-җимеш белән тукланырга була.
Әгәр дә яраткан ризыгыгыз ысланган иттән бутерброд икән, шешенүегезгә гаҗәпләнмәгез. Эш шунда - организмыбыз, аксым, май һәм углевод оксидлашканда, сыеклык бүлеп чыгара. Майлы ризыкны эшкәрткәндә исә су күбрәк бүленә. Димәк, майлар, бавыр өчен генә түгел, бөер өчен дә җитди авырлык тудыра. Шуңа да көнегезне бер яки ике стакан судан башлагыз.
Җылымы, салкын сунымы эчәргә, дигәндә, артык салкын су, ангина китереп чыгару белән генә түгел, ә организмга эшкәртелмәгән ризыкны эчәклеккә күчереп куярга мәҗбүр итү белән дә куркыныч. Бу, үз чиратында, эч йомшаруга һәм ашкайнату белән бәйле башка проблемаларга китерә. Сыеклыкның оптималь температурасы - 7-15 градус.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading