16+

Сырганак – сәламәтлекнең алтын җимеше

Сырганак быел аеруча уңды. Күп булуы сөендерә анысы, тик аны җыю гына бик мәшәкатьле. Аның каравы, ул шуңа тора да. Соңгы җимешенә кадәр җыелырга хаклы сырганак. Аның җимешләре А, В1, В3, С витаминнарына һәм биологик актив матдәләргә бай. Аларны көз-кыш кебек көннәр кыска вакытта даими куллану теләсә кайсы авитаминозны җиңәргә...

Сырганак – сәламәтлекнең алтын җимеше

Сырганак быел аеруча уңды. Күп булуы сөендерә анысы, тик аны җыю гына бик мәшәкатьле. Аның каравы, ул шуңа тора да. Соңгы җимешенә кадәр җыелырга хаклы сырганак. Аның җимешләре А, В1, В3, С витаминнарына һәм биологик актив матдәләргә бай. Аларны көз-кыш кебек көннәр кыска вакытта даими куллану теләсә кайсы авитаминозны җиңәргә...

Сырганакны, иң яхшысы, компот яки «чи» кайнатма рәвешендә әзерләү отышлы, чөнки боларны һәр көнне кулланырга була.
Сырганактан ясалган «ботка»ны исә тәннең пешкән һәм яралы урыннарына, экзема чыккан җирләренә сылап куйсаң, алар тиз төзәлә. Аны башның чәч күп коелган яки пеләш калган урыннарына да сыларга була. Сырганактан ясалган продуктлар ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли, әмма аны артык күп ашарга да ярамый.
Сырганакның мае да бик файдалы. Салкын тигән очракта һәм ангина булганда аны авырткан тамакка сылыйлар. Томау озак бетми торса яки хәтта гайморит вакытында да майны борынга тамызалар. Ике-өч бал кашыгы май белән шул ук күләмдә бал алып, катнашманы озак-озак итеп суырып ашап (көненә өч тапкыр), ютәлегезне ике-өч көндә бетерәсез. Сырганакны косметология максатларыннан да файдаланырга мөмкин. 15-20 минутка битегезгә сыласагыз, бит тиресе яшәреп китәчәк, җыерчыклар да тигезләнә. Майны әзерләү катлаулы түгел. Моның өчен сырганакны юып киптерәсез. Аннан изеп, согын чыгарасыз. Сок сыккыч (соковыжималка) куллану тагын да отышлырак. Сокны киң авызлы савытка бушатасыз. Моның өчен пыяла савыт куллану әйбәт. Сокны 1,5-2 көнгә караңгы урынга куеп торасыз. Бу вакыт эчендә мае соктан аерылып, өстендә катлам барлыкка китерә. Савытны өстәлгә куеп, кашык белән өске катламын аласыз да пыяла шешәгә саласыз һәм суыткычта саклыйсыз. Согына шикәр салып эчә аласыз. «Чи» кайнатма әзерләр өчен, җимешне изеп, иләк аша чыгарасыз. 1 кг сырганакка 1,5 стакан шикәр салып болгатасыз. Шикәре эрегәнче болгатып, банкага тутырып куясыз. Шикәрен 2 стакан итеп салсагыз, бүлмә температурасында да сакларга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading