16+

Талпаннар йоклап ятмый

Көннәр эсселәнә барган саен, талпаннар да активлаша. Алар үз корбаннарын, гадәттә, куак яфракларында, юл читендәге үлән-кураларда сагалап тора. Табигатькә ял итәргә чыккан халык исә алардан саклану турында онытып җибәрә. Татарстанда быел, 1 июнь көненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, урман бете 1550 кешегә кадалган. Шуларның 412се балалар ди. Белгечләр әйтүенчә, талпаннардан зыян...

Көннәр эсселәнә барган саен, талпаннар да активлаша. Алар үз корбаннарын, гадәттә, куак яфракларында, юл читендәге үлән-кураларда сагалап тора. Табигатькә ял итәргә чыккан халык исә алардан саклану турында онытып җибәрә.
Татарстанда быел, 1 июнь көненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, урман бете 1550 кешегә кадалган. Шуларның 412се балалар ди. Белгечләр әйтүенчә, талпаннардан зыян күрүчеләр саны узган елгыдан әллә ни аерылмый икән. Шунысы сөенечле, хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрдә талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозын эләктерү очраклары теркәлмәгән.
Талпаннан күпләр махсус вакцина ясатып саклана, Татарстанда һөнәрләре белән бәйле рәвештә талпан энцефалиты йоктыру куркынычы зур булган 4573 кеше шундый вакцина ясаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading