16+

Тамчы гөлем, яран гөлем, Өебез бакча төсле...

Май ае ул яшелчә рассадаларын бакчага чыгарып утырту гына түгел, өйдәге гөлләрне дә күчереп утырту вакыты. Йорт эчендәге яшелләр «армиясе» дә, яз җиткәч, тизрәк «яшәү урынын» алыштырырга хыяллана.

Тамчы гөлем, яран гөлем, Өебез бакча төсле...

Май ае ул яшелчә рассадаларын бакчага чыгарып утырту гына түгел, өйдәге гөлләрне дә күчереп утырту вакыты. Йорт эчендәге яшелләр «армиясе» дә, яз җиткәч, тизрәк «яшәү урынын» алыштырырга хыяллана.

Гөлне кайсы вакытта күчереп утыртырга кирәклеген тамыр системасыннан чыгып кына билгеләп була. Аларның күбесен тамырлары туфракны бөтенләй уратып бетереп, чүлмәк алар өчен артык кысан булганда күчереп утырталар. Яшь һәм тиз үсә торган төрләрен һәр елны утыртсак, эре һәм озак үсә торганнарын сирәк, әйтик, пальманы 2-3 елга бер тапкыр, ә яшел «великаннарны» тагын да сирәгрәк күчереп утыртырга кирәк. Гөлләрне чүлмәктәге урынга сыеша алмаганга гына түгел, ә туфрагы тыгызланып, тамырларына кислород килеп җитмәү аркасында да күчереп утыртырга мәҗбүрбез. Алардан бүленеп чыккан углекислый газ да шул туфракта җыелып бара. Ул тамыр системасына начар тәэсир итә.

Чүлмәк сайлыйбыз
Пластик чүлмәкләр, керамикага караганда, һава үткәрмиләр. Суны күп итеп сипкәндә туфрак әчергә мөмкин. Шуңа да андый чүлмәккә тиз үсә һәм еш күчереп утыртыла торган гөлне генә утыртырга була. Пеперомия, глоксиния, азалия, суккулент кебек тамыр системасы бик үсеш алмаган гөлләргә тәбәнәк һәм киң контейнер сайлау уңышлы булачак. Тамыр системасы көчле булганнарга исә (пелларгония, фуксия, хлорофитум) тирән һәм киң чүлмәкләр сайларга кирәк. Туфрак гөл тамырына уралып беткән булса, яңа чүлмәкнең диаметры искесеннән 3-4 см га зуррак булсын. Болай иткәндә үсемлек «яңа территорияне» тиз үзләштерәчәк.

Җир эшләре
Гөлне күчереп утыртырга бер көн кала су сибәбез. Әмма туфрак артык дымлы да булырга тиеш түгел. Гөлне чүлмәктән алу өчен аның сабагыннан тотып, әйләндерәбез дә чүлмәк төбенә суккалап алабыз. Әгәр дә гөл тамырларына әле үсәргә урын булса, аны шул ук чүлмәктә калдырабыз. Гөлне кире утыртып куеп, өске ягындагы туфракны алып, яңасын гына салабыз. Әгәр дә инде иркенрәк урынга мохтаҗ булса, гөлнең черек һәм үле тамырларын, кипкән үрентеләрен кисеп алабыз, ә артык озыннарын кыскартабыз.
Үрмәле һәм эленеп куела торган кәрҗин, чүлмәкләрдә үсә торган гөлләрнең үрентеләрен киссәң, алар күчерүне җиңелрәк кичерә. Тамыры белән туфракны бөтенләй диярлек чорнап үсә торган үсемлекләр, әйтик, аспарагус белән хлорофитумның тамырын астан да, ян-яклардан да кисеп алабыз. Алай иткәндә аны шул элеккеге чүлмәгендә дә калдырырга була. Артык үсеп киткән сансевьера, аспидистра, кливия, аспарагусны берничә өлешкә бүләбез. Суганчалыларның, мәсәлән, клинум, зефирантес, гиппеаструмның «балаларын» аерып алабыз.
Контейнер төбенә дренаж - керамзит, балчык чүлмәк калдыклары яки уртача зурлыктагы ташлар түшибез. Тамыр системасы зәгыйфь булган саен, дренаж катламы калынрак булсын. Аннары туфрак сибеп, гөлне чүлмәккә утыртабыз. Туфракны чүлмәккә акрынлап салабыз, бармак белән аны баскалап тыгызлап барырга кирәк.
Гөлне күчереп утырткач, яхшылап су сибәбез. Суны мул итеп сибү яңа җирне төпкә утырту өчен дә кирәк. Атна буена «яңа күченүче»гә еш су да бөркеп торырга кирәк булыр. Гөлне җылы, туры кояш нурларыннан сакланган урынга урнаштырырга кирәклеген инде үзегез дә беләсездер. Аеруча нәзберек гөлләргә мини-теплица ясыйбыз, ягъни өстенә полиэтилен пакеттан колпак әмәлләп куябыз. Ә аны исә ара-тирә җилләтеп торырга кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading