Шәһри Казан

Тараканнардан ничек котылырга?

Әгәр дә өегездә тараканнар барлыкка килгән икән, хәлне тиз арада контрольгә алырга кирәк Бу бөҗәкләр фатирда гына түгел бөтен өй буйлап бик тиз таралырга сәләтле. Аларның аякларында гөмбәчекләр, авырулар тарата торган бактерияләр һәм вируслар туплана. Тараканнар аллергия китереп чыгарырга һәм хәтта астмага китерергә мөмкин. Тараканнарның колакка кергән очраклары да аз түгел.

Тараканнар агулау чараларына бик тиз ияләшә, шуңа да аларга каршы көрәшүче белгечләр даими рәвештә агулау чараларын алмаштырып торырга мәҗбүр.
Тараканнарга каршы халык ысуллары белән дә көрәшергә мөмкин. Дөрес, нәтиҗәсен бераз озаграк көтәсе булачак.

Бор кислотасы
Бор кислотасын куллану – бөҗәкләргә каршы көрәшүдә иң нәтиҗәле ысулларның берсе. Ул агуларга иммунитеты барлыкка килә торган бөҗәкләрне дә юк итәргә сәләтле. Башка агуларга караганда, бор кислотасы тараканнарның нерв системасына тәэсир итми, ә ашкайнату системасын тарката.
Бор кислотасы даруханәләрдә сатыла һәм кыйммәт тә тормый. Тараканнарга каршы көрәшкәндә аның порошок төрендәгесен алырга киңәш ителә.
Кислотаны плинтусларга, тараканнар йөри торган башка өслекләргә сөртергә кирәк. Тараканнар өчен “капкын” ясау да нәтиҗәсен бирәчәк. Моның өчен берничә йомырка сарысына бор кислотасы кушып, болгатырга һәм кечкенә шарчыклар ясап, тараканнар йөри торган урыннарга куярга.
Шарчыклар тараканнарны җәлеп итсен өчен ванилин, шикәр пудрасы, крахмал, он кушарга да мөмкин. Тараканнарның ис сизү органнары бик зур үсеш алган. “Капкын”ның исе никадәр тәмлерәк, хуш ислерәк булса, бөҗәкләрне җәлеп итү дә җиңелрәк булачак. 
Бор кислотасы зур булмаган күләмдә кулланганда кешеләргә дә, йорт хайваннарына да зыяын китерми. Әмма аның белән эшләгәндә резин пирчәткә кию киңәш ителә.

Нашатыр спирты
Инде билгеләп үтелгәнчә, тараканнар исләрне бик яхшы сизә, тоя. Ә нашатырь спирты кискен исле һәм бөҗәкләрне куркытырга сәләтле.
Бер чәй кашыгы нашатырь спиртын бер литр суга бутап, шул катнашманы плинтусларга, тәрәзә төпләренә, җиһазларга, вентиляция тишекләре, торбаларга һәм ишекләргә сөртегез. Моннан тыш әлеге катнашма белән идәнне юып чыгарга була. Процедураны һәр 2-3 көн саен, тараканнар юкка чыкканчы кабатларга кирәк.
Бу ысулны кулланасыз икән, медицина пирчәткәләре һәм битлек кияргә онытмагыз. Әгәр дә фатирда кеше яшәмәсә, концентратны көчлерәк ясарга була. Спиртны кечкенә савытларга салып, фатирның төрле почмакларына куеп чыгу да нәтиҗә бирәчәк.
Аммиактан тыш тараканнар серкә кислотасы, хлор, лак, буяу, бензин һәм керосиннан да курка. Сарымсак, мелисса, эвкалипт, әрем дә ярдәм итми калмас.

Реклама

Туңдыру
Бөҗәкләргә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – ул салкын. Барлык бөҗәкләр кебек үк тараканнар да салкыннан курка, чөнки эчке җылылыкларын саклый алмый. Шуңа да температура 5 градуска төшкәч алар үлә башлый. Ә аларның йомыркалары да бетсен өчен бүлмәдә температура “минус” булырга тиеш.
Бу ысулны инде башкаларыннан файда булмаганда кулланалар. Моның өчен тәрәзәләрне ачарга, җылылыкны сүндерергә кирәк. Шкафларыгызның ишекләрен дә ачып куярга онытмагыз. Бүлмә кимендә салкын килеш 4 сәгать торырга тиеш.

Гади капкын
Әгәр дә тараканнар бик күп күләмдә таралып өлгермәгән икән, гади ысул кулланырга була. Моның өчен кибеттән әзер җилем алырга яисә капкынны үзегезгә ясарга мөмкин.
Банканың төбенә шикәр, печенье, бал, җиләк-җимеш кебек баллы әйберләр салырга, ә банканың эчке ягын үсемлек мае белән сыларга. Тараканнар искә килеп, банкага төшәчәк, әмма майлы булганга күрә аннан чыга алмаячак.
Моннан тыш катыргының кырыйларына ике яклы скотч ябыштырырга, ә уртасына шулай ук хуш ис чыгара торган татлы ризыклар куярга була. Тараканнар искә килеп, ябышып калачак. Тик бөҗәкләргә дигән “тәмле”ләрне 2-3 көн саен алыштырырга онытмагыз, чөнки аларның исе очып бетәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: