Шәһри Казан

Тавык итеннән шашлык

1 тавык, 200 гр майонез, 3-4 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч, карри Тавыкны юып уртача зурлыктагы кисәкләргә бүлгәлибез. Сарымсакны вак угычта уабыз. Сарымсакка майонез белән карри салып болгатабыз. Тавык кисәкләренә тоз һәм борыч сылап, майонезлы катнашмага батырып алабыз. Итне кәстрүлгә тыгызлап тутырып, төнгә суыткычка куябыз. Шашлык өчен соус 50 гр...

Реклама

1 тавык, 200 гр майонез, 3-4 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч, карри
Тавыкны юып уртача зурлыктагы кисәкләргә бүлгәлибез. Сарымсакны вак угычта уабыз. Сарымсакка майонез белән карри салып болгатабыз. Тавык кисәкләренә тоз һәм борыч сылап, майонезлы катнашмага батырып алабыз. Итне кәстрүлгә тыгызлап тутырып, төнгә суыткычка куябыз.
Шашлык өчен соус
50 гр төшсез ак йөзем, 50 гр әстерхан чикләвеге, 400 гр кефир, 7 аш кашыгы кинза, бөтнек кебек тәмләткечләр, тоз һәм төелгән кара борыч, пычак очына элеп кенә карри салыгыз
Йөземне, әстерхан чикләвеге белән яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Тоз, борыч, карри һәм кефир кушып, бөтенесен болгатабыз да суыткычка куябыз. Ит янына салкын килеш бирәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: