16+

Тел очымда калды тәме

Тукай үз иткән, яраткан Кырлай авылына барып кунак булырга теләүчеләр саны соңгы елларда бермә-бер арткан икән. «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганга» табигатен үз итәләрме, кунакчыл халкынмы, җәен-кышын кеше өзелми диделәр. Килүчеләр өчен шартлар да бик уңайлы, кунып чыгыйм дисәң, кунакханәсе, ял итүчеләргә елгасы, атлары... Ә инде Тукай...

Тукай үз иткән, яраткан Кырлай авылына барып кунак булырга теләүчеләр саны соңгы елларда бермә-бер арткан икән. «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганга» табигатен үз итәләрме, кунакчыл халкынмы, җәен-кышын кеше өзелми диделәр. Килүчеләр өчен шартлар да бик уңайлы, кунып чыгыйм дисәң, кунакханәсе, ял итүчеләргә елгасы, атлары... Ә инде Тукай...

Тукай үз иткән, яраткан Кырлай авылына барып кунак булырга теләүчеләр саны соңгы елларда бермә-бер арткан икән. «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганга» табигатен үз итәләрме, кунакчыл халкынмы, җәен-кышын кеше өзелми диделәр. Килүчеләр өчен шартлар да бик уңайлы, кунып чыгыйм дисәң, кунакханәсе, ял итүчеләргә елгасы, атлары... Ә инде Тукай булган урыннарны күреп җан азыгы алып кайту турында сөйләп кенә бетерерлек түгел. Кунакка баргач, әлбәттә инде, сыйланып та кайтасы килә. Кырлай авылында чыннан да тәме тел очында сакланырлык итеп әзерли беләләр ризыкны. Укучы баламы ул, чит илдән килгән туристмы, дәрәҗәле кунакмы - һәркайсына бертөсле җылы караш, бер казанда пешкән затлы ризык. Туйларны, мәҗлесләрне бирегә килеп үткәрүчеләр дә бик күп. Шимбә көннәрендә өчәр йөз кешене каршы алып кунак итәләр. Үзләренең ризыкларын кибетләренә дә чыгарып саталар. «Кырлай» печеньесын, «Ләззәт» бәлешен Кырлай авылы кибетендә генә сатып алып була. Килүчеләрнең күбесе аш бүлмәсен эзләп кереп, пешекчеләргә рәхмәт әйтеп китәләр. Без дә шулар рәтеннән булдык. Исәп телне йотарлык итеп әзерләнгән бавырның рецептын да газета укучыларга алып кайту иде. Ләкин бу сер булып чыкты. Шуңа күрә кызлар «Иран» салатын ясарга өйрәттеләр.
Помидор, кыяр, кызыл һәм сары төстәге болгар борычы, пешкән ит - боларның барысын шакмаклап турыйбыз, ярымбоҗралап турап кызыл суган салабыз. Шикәр комы, тоз, уксус, сыек май кушып соус ясап барысын бергә болгатабыз.
Ә бавырны ашап карау өчен Кырлайга барасы була инде. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең якларда нинди ят ризыклар әзерлиләр? Язып җибәрсәгез, без аларның рецептларын да «Киңәш-табыш» сәхифәсендә урнаштырыр идек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading