16+

Телефон аллергия барлыкка китерә

Тормышыбызны компьютер, кәрәзле телефон, телевизор һәм башка шуның ише заман техникасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлегебезгә зыян китерүләрен белсәк тә, аларсыз яши дә алмыйбыз. Бу мөмкин эш тә түгел. Тик, һәр нәрсәнең чиге була дигәндәй, аларны куллануны күпмегәдер киметү безнең кулыбыздан килә анысы.

Нобель премиясе лауреаты - табиб Девра Дейвис заман техникасының зыяны турындагы китабында билгеләп үткәнчә, соңгы вакытларда бары тик «санлы» буын вәкилләренә генә хас булган яңа авырулар барлыкка килгән һәм алар көннән-көн тарала гына бара. Без файдалана торган җайланмаларның үзенчәлегенә карап, организмыбызның төрле өлешләре һәм органнары зыян күрә. Әйтик, сәгатьләр буе компьютер каршында утырып, күзгә зыян килүен беләбез. Аңардан кала, ул әле баш авыртуга да сәбәп була. Моны булдырмас өчен, эштә һәрдаим ял оештырып алу кирәк.
Мобиль плеерлар исә ишетү сәләтен киметә. Дерматологлар «Мобиль дерматит» дигән исем алган диагнозның артуын да күзәтә. Аларның кисәтүенчә, телефонның никель өслеге аркасында, биттә аллергия барлыкка килергә бик мөмкин ди. СМС ярдәмендә гел аралашу да үзенең эшен эшли - кул бармаклары сизү сәләтен югалта. Компьютер тычканы күп вакытын компьютер артында уздыручы офис хезмәткәрләренең беләзек сөягендәге авыруларга сәбәпче булып тора.
Компьютер уеннары белән мавыгучыларның умыртка баганасы кәкрәергә мөмкин. Телевизор караганда һаман бер позада утыру арка мускулларының зәгыйфьләнүенә китерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading