Шәһри Казан

Төелгән күкәй кабыгы ашыйбыз

Күкәй кабыгын төеп ашау файдалы дип ишеттем. Ул нәрсәдән файдалы һәм аны көненә күпме кулланырга мөмкин? Асия ГАФФАРОВА, Питрәч Төелгән күкәй кабыгы бик күптәннән кулланыла. Аны, рационнарын кальцийга баету өчен, тавык-чебешләргә, йорт хайваннарына ашаталар. Туфракның ачылыгын бетерер өчен дә күкәй кабыгы файдаланыла. Элек кечкенә сабый тиз генә йөреп китмәсә дә,...

Реклама

Күкәй кабыгын төеп ашау файдалы дип ишеттем. Ул нәрсәдән файдалы һәм аны көненә күпме кулланырга мөмкин?
Асия ГАФФАРОВА, Питрәч
Төелгән күкәй кабыгы бик күптәннән кулланыла. Аны, рационнарын кальцийга баету өчен, тавык-чебешләргә, йорт хайваннарына ашаталар. Туфракның ачылыгын бетерер өчен дә күкәй кабыгы файдаланыла. Элек кечкенә сабый тиз генә йөреп китмәсә дә, кальций җитмәүгә сылтап, аны төеп ашатканнар. Хәзерге вакытта кальций җитешмәүдән даруханәләрдә дарулар күп анысы, әмма кул астында булган нәрсәләрне куллану ышанычлырак та, күпкә арзанга да төшә. Тик бер нәрсәне генә истән чыгарырга ярамый: күкәй кабыгында сальмонелла «утырырга» мөмкин. Үз каралты-курагыздагы тавыкларның сальмонеллез белән авырмауларына ышанычыгыз зур булганда, алар салган күкәй кабыгын да курыкмыйча кулланырга була. Иң элек аларны яхшылап юып, ярты сәгать бер стакан суга бер бал кашыгы салынган аш серкәсе эремәсендә тотарга кирәк. Аннары кабыктагы соданы кайнаган су белән юып төшереп, кабыкның эчке ягындагы элпәне аласы була. Элпәдән арындырылган кабыкны бик кызу булмаган табада яки газ мичендә (температурасы 50 градустан да артмасын) киптерегез. Йә булмаса берничә көн җылыту батареясы өстендә тотыгыз. Кипкән кабыкны, порошокка әйләндерер өчен, кофемолкада яки килегә салып төегез. Төелгән кабыкны 2-3 атна сакларга мөмкин.
Аны куллану күләменә килгәндә, балаларга көненә бер күкәй кабыгының алтыдан бер өлешен бирергә мөмкин. Аны өч өлешкә бүлеп, көненә өч тапкыр бирегез. Олы кешеләргә - бер бал кашыгы. Порошокны кайнаган суга салып та, боткага кушып та ашый аласыз. Күп кенә халык табиблары төелгән күкәй кабыгына лимон согы яки лимон кислотасы кушарга киңәш итәләр. Бу дөрес түгел. Кальцийны үзләштерү өчен лимон кислотасы бөтенләй дә кирәкми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: