16+

Тешне агартып буламы?

Бөтенебез дә тешләрнең энҗе кебек булуын тели. Ә хәзер тешләргә карыйк! Әйе... Без көткән нәтиҗә түгел шул. Заманча технологияләр ярдәмендә теш агартуның күптөрле ысулы бар анысы. Ләкин тешләр барыбер үз аклыгын югалта. Эмаль ник карала соң? Барысына да ризык гаепле. Ризыкның пигментлы молекулалары теш эмаленә утыра. Бер продуктлар эмальне күбрәк,...

Дарулар. Төп нигезен тимер тәшкил иткән сыек препаратлар тешләрнең эмален караңгы төскә буйый. Сабыйларга тешләре үскәндә тетрациклин һәм доксициклин антибиотиклары бирелсә, теш эмаленең төсе үзгәрә.
Эчемлекләр. Шәраб, алма, лимон кислотасы, аларда булган шикәр, ризык буяу матдәләре - тешләрнең табигый аклыгын үтерүчеләр. Гранат согында бик күп файдалы кислоталар бар, ләкин эмальгә карата ул бик агрессив. Стоматологлар аны су кушып яки көпшә аша эчәргә куша.
Чәй. Каты кара һәм яшел чәй яратучыларга уйланырга кирәк. Чәйдә бик күп күләмдә таниннар бар, шуңа ул көчле буяу сыйфатына ия. Кайнар чәйдә таниннар тагын да көчәя. Тик шул ук таниннар авыру китереп чыгаручы бактерияләрнең үсешен дә туктата. Әлеге бактерияләр кариес, авыздан начар ис килүгә дә сәбәп була.
Каһвә. Тешкә кара утыру - бөртекле каһвә яратучыларның афәте. Каймак яки сөт каһвә һәм чәй буяу матдәләренең сыйфатларын киметә.
Ризык. Теш эмален буяучы рекордсмен булып караҗиләк тора. Шулай ук монда күк җиләк, чия, виноградның караңгы сортлары һәм мүк җиләге дә керә.
Тәмәке. Тешләр тәмәкедән дә зыян күрә. Тартучының тешләре беркайчан да ап-ак һәм сәламәт була алмый, чөнки тешләр һәм авыз куышлыгы, беренчеләрдән булып, тартудан килгән афәткә дучар була. Алда санап үтелгән продуктларда файдалы үзлекләр бар, ә тарту ул - чын бәла. Сайлау бары сездән генә тора...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading