16+

Тезләрегезне саклагыз

Көннәр кышка күчкәндә буыннары сызлаучылар тезләрендәге авыртуларны да сизми калмый. Моны булдырмас өчен нишләргә кирәк соң? Дымлы көннәрдә аны «эчтән» дә дәваларга була. Әйтик, В төркеменә кергән витаминнар белән. Көндәлек рационга икмәк, төрле ярмалардан ботка, кузаклылар, бавыр, киптерелгән гөмбә, сыр һәм ит кертегез. Диетаны кальций белән баету да мөһим. Иң...

Тезләрегезне саклагыз

Көннәр кышка күчкәндә буыннары сызлаучылар тезләрендәге авыртуларны да сизми калмый. Моны булдырмас өчен нишләргә кирәк соң? Дымлы көннәрдә аны «эчтән» дә дәваларга була. Әйтик, В төркеменә кергән витаминнар белән. Көндәлек рационга икмәк, төрле ярмалардан ботка, кузаклылар, бавыр, киптерелгән гөмбә, сыр һәм ит кертегез. Диетаны кальций белән баету да мөһим. Иң...

Көннәр кышка күчкәндә буыннары сызлаучылар тезләрендәге авыртуларны да сизми калмый. Моны булдырмас өчен нишләргә кирәк соң?
Дымлы көннәрдә аны «эчтән» дә дәваларга була. Әйтик, В төркеменә кергән витаминнар белән. Көндәлек рационга икмәк, төрле ярмалардан ботка, кузаклылар, бавыр, киптерелгән гөмбә, сыр һәм ит кертегез.
Диетаны кальций белән баету да мөһим. Иң яхшысы - майлылыгы аз булган сөт яки башка сөт продуктларын эчү. Кальцийга бай балык ашау да комачауламас. Бу чорда бигрәк тә сазан, сардина, корбан балыгы белән тукланыгыз. Кальций креветка һәм диңгез кысласында да бар. Укроп һәм петрушка, хөрмә дә бай әлеге микроэлементка.
Гәүдә авырлыгы артык булу да умыртка баганасы һәм буыннар өчен зур сынау. Углеводлар һәм май куллануны чикләү турында уйлансагыз да комачау итмәс. Алар кондитер ризыкларында, ак ипидә һәм шикәрдә күп.
Көн саен физик күнегүләр эшләргә дә иренмәгез. Аркага ятып, «велосипед» ясагыз, «йөзегез». Соңгысын корсак астына мендәр куеп башкарыгыз. Эштән кайтканда берничә тукталышны җәяү үтегез. Ял көннәрендә янәшәдәге парк-скверга чыгып йөреп керегез. Башта акрын гына йөреп, аннары адымнарны тизләтегез. Темпны һәм җәяү йөри торган араны көн саен арттыра барыгыз.
Авыр әйберләрне күтәрмәскә тырышыгыз. Күтәрергә туры килгәндә дә аны дөрес башкарыгыз. Авыр әйберне җирдән күтәргәндә чүгәләгез.
Күлләвекне сикереп узарга теләгәндә ялгыш кына аягыгызны авырттырдыгыз ди. Бу очракта эскәмиягә утырып, авырткан аягыгызны тездән бөкләп, аны учыгыз белән кысып тотыгыз. Аннары аякны алга-артка йөртеп карагыз. Ял итеп алгач, кабатлагыз. Болай иткәндә авырту басыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading