Шәһри Казан

Туңдырма – стресска каршы дару

Бүген туңдырманың нинди генә төре сатылмый. Аның бездә барысы өч йөзләп төре бар. Италиядә хәтта туңдырманың исерткеч эчемлек исе килеп торганы да сатыла ди. Германиядә - сыра, Франциядә шампан шәрабе тәмнәре килгән туңдырма ясап саталар. Туңдырма нинди генә төрдә булса да, аларның барысы да бердәй файдалы дип әйтеп булмый.

Туңдырма кәефне күтәрә
Борынгы грек табибы Гиппократ та, туңдырма ашагыз, ул сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә, дип язып калдырган. Хәзерге заман табиблары да туңдырманы файдалы ризык дип атый. Сөт эчмәгән балага, әйтик, туңдырма ашатып, аның организмына күпмедер кальций кертеп була, дип саный алар. Ә кальций исә баланың сөякләрен, тешләрен, чәчләрен һәм тырнакларын ныгыта. Сөтле туңдырма - В төркеме витаминнары һәм күзәнәкләр төзелеше өчен кирәк булган аминокислоталар чыганагы да. L-триптофан икенче төрле «бәхет гормоны» дип аталган серотонин барлыкка китерүдә катнаша. Шул серотонин аркасында, кешенең кәефе күтәрелә. Шуңа да туңдырманы еш ашаган кешеләр йокысызлыктан, стресслардан, депрессияләрдән интекми.
Ашаганчы укы
Югарыда атап үткән файдалы үзлекләр бары чын сөттән ясалган туңдырмаларга гына кагыла. Югыйсә хәзер күп кенә туңдырманы кокос яки башка үсемлек маеннан ясыйлар. Карап торышка аның нәрсәдән ясалганын аерып та булмый. Шуңа да ярлыгында язганнарны укырга кала. Әгәр дә анда ГОСТ билгесе бар икән, димәк, синең алдыңда сөтле туңдырма. «ТУ» диелгән булса, сөтле-үсемлекле яки үсемлекле десерт. Туңдырма өч төрле була: сөтле, каймаклы һәм пломбир. Туңдырманың төсенә дә игътибар итегез: артык яшел, сары яки кызыл булса, бу - аңа буягычларны күп кушканнар дигән сүз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: