Шәһри Казан

Түз, ашказаным, түз!

Хатын-кызлар иртәдән кичкә кадәр әзерли дә әзерли, ирләр көне буе ач йөри, аларга бары төн җиткәч кенә ашарга рөхсәт ителә. Аңлагансыздыр инде, сүз Яңа елны каршылау турында бара.

Реклама

Ел буе көтеп алынган бу бәйрәмгә нинди генә сый-нигъмәтләр әзерләмибез бит: майонез, сыек май белән болгатылган күптөрле салатлар, ит һәм балыктан ясалган кабымлыклар дисеңме, тозлы кыяр һәм помидорлар, ысланган казылык, баллы тортлар, газлы сулар, баллы соклар, спиртлы эчемлекләр һ.б. - саный китсәң... Яңа ел шундый булырга тиеш инде, диярсез. Ләкин бу вакытта сәламәтлеге турында уйлап караган кеше бармы икән?! Яңа ел бәйрәмнәре чорында ашказаны, бавыр, бөер һәм кан тамырларына, ай-һай, авырга туры килә. Алар өчен бу газап бер төндә генә бетсә икән, юк шул, Яңа ел бәйрәмен ун көннән дә кимрәк бәйрәм итмибез. Шуңа күрә бу вакытта сәламәтлекләреннән зарланучылар да шактый күбәя. Бәйрәмнең яме югалмасын, сәламәтлек белән барысы да яхшы булсын өчен, өстәл артында утырганда берничә кагыйдәне үтәү яхшы булыр.
Яңа ел табыны артына утырганчы ук ашказанын кайгыртып куегыз: ашкайнату системасын яхшырту өчен берәр төймә эчү зыян итмәс. Өстәлдәге барлык ризыкларны да ашап чыгасыгыз килә икән, һәр яңа ашамлыктан күп дигәндә ике кашык кына алыгыз, алайса эчегез авыртуы бәхәссез. Ашау артыннан ук су эчмәгез, газлы суны аеруча да. Вакыт-вакыт тәнәфесләр ясап, урамга чыгып йөреп керсәгез, яхшы булыр. Тамак туйса да, күз туймый инде ул, шулай да артыгын ашамагыз яки инде һич югы җиләк-җимеш капкалап кына утырыгыз. Яңа ел, дип, кичкә кадәр ашамыйча йөрмәгез тагын, бәйрәм өстәле артына ач килеш утыру зыянга гына.
Яңа ел бәйрәме чорында ашказанына гына түгел, ә кан тамырларына да авырга туры килә. Моның сәбәбе исә табындагы майлы ризыклар. Бәхеткә, аның тәэсирен берникадәр киметер өчен файдалы ризыклар бар. Беренчедән, өстәлдә яшелчә һәм яшел тәмләткечләрдән ясалган салат торсын, икенчедән, Яңа ел ашын әче шоколад, әстерхан чикләвеге, какао, яшел чәй, туңдырылган мүк җиләге (клюква) яки виноград белән тәмамласагыз, файдалы булыр. Әстерхан чикләвегенә аерым тукталып үтмичә мөмкин түгел. Галимнәр аның майларны нейтральләштереп, кан тамырларының стеналарын ялкынсынудан саклавын исбатлаган. Белгечләр көндәлек тормышта 40 гр чикләвек (якынча сигезне) ашауның искиткеч файдалы булуы турында әйтә. Шуны да белеп торыгыз: башка бер генә чикләвек тә әстерхан чикләвеген алмаштыра алмый.
Яңа елда спиртлы эчемлекләрдән күпләр зыян күрә. Шуның нәтиҗәсе буларак, иртән торгач баш чатный, хәл булмый һ.б. Нишләргә соң, бу хәлне ничек булдырмый калырга? Спиртлы эчемлекләрне бөтенләй дә кулланмагыз - шуннан да яхшысы булмас, билгеле! Үзегездә моңа көч таба алмыйсыз икән инде, бәйрәм вакытында берничә киңәшне истә тотыгыз: спиртлы эчемлекләрне ашаганнан соң гына эчегез, берничә төр эчемлекне бергә бутамагыз, саф һавага ешрак чыгыгыз.
Яңа ел иртәсендә үзегезне начар хис итсәгез, табиблар менә нишләргә куша:
- Иртән йокыдан торгач, сезгә ярдәм итә ала торган беренче әйбер ул - су, чөнки, гадәттә, бәйрәмнәр вакытында организм бик күп сыеклык югалта. Аннан соң кайнар шулпа эчеп алыгыз, чөнки күптөрле ризыклар ашаганнан соң, ашказаны өчен иң файдалысы шул. Лимон яки бал белән чәй эчү дә организмны тернәкләндерергә ярдәм итәр. Югалган электролитларны - калий, магний, натрий һәм фосфорны тулыландырырга тозлы кыяр суы, тозлы кәбестә булышыр. Кефир, катык, әйрән һ.б. сөт продуктлары да талчыккан организм өчен файдалы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: