Шәһри Казан

Урамга чыкканда кулчатырыңны алырга онытма

Травматологларның иң кызу эш өсте. Кирәк бит ә, эшләренең иң кызуы боз кебек салкын вакытка туры килә. Травматологларның эшен киметү һәм иң мөһиме - сәламәтлегебезне саклау өчен нәрсә эшләргә соң?

Иң беренче кагыйдә - аяк киемен алмаштырабыз. Иртән торуга ук тәрәзә артында боз күрсәгез, калын һәм сырлы үкчәле аяк киеме киегез. Ни өчен дигәндә, мондый аяк киеме тротуарда егылганда «тормоз» ролен үти. Аяксыз калмыйм дисәгез, биек үкчәле итекләрегезне кими торыгыз. Шома үкчәлесен дә башка вакытка калдырырга туры килә.
Аяк киеменең табан асты шуа торган булса, табанына «Момент» җилеме белән наждаклы кәгазь ябыштырыгыз. Йә булмаса даруханәләрдә сатыла торган тасма лейкопластырь да ярап куя.
Икенче кагыйдә - кулчатырларыбызны алабыз. Шаяртып әйткән сүз түгел бу, әлбәттә. Синоптиклар яңгыр вәгъдә итмәсә дә, әгәр дә өегездә кул таягы кебек тоткычлы кулчатыр булса, үзегез белән шуны алыгыз. Тайгак юлдан барганда ул үзенә күрә бер терәк була.
Өченче кагыйдә - йөрешне үзгәртәбез. Бозлы урыннан барганда аякны киң итеп атларга оялмагыз. Читтән караганда матур күренмәсә дә, таеп киткәндә тигезлекне сакларга ярдәм итә. Сак кына басып ашыкмыйча атлау турында да онытмагыз. Чаңгычы сымак аякны шудырып атлау иң дөресе булыр.
Дүртенчесе - тигезлекне саклыйбыз. Канаттан йөрүчеләрне күргәнегез бардыр инде, таеп егылмас өчен шулар кебек аз гына алгарак иелеп, кулны терсәктән бөгебрәк атлагыз. Кулларны кесәгә тыгып йөрү гадәтеннән арыныгыз, чөнки егылган очракта тигезлекне саклый алмаска мөмкинсез.
Бишенчесе - егылырга өйрәнәбез. Алдагы кагыйдәләрне үтәргә тырышып та, егылырга туры килергә мөмкин. Егылганда, таянып калам дип, кулыгызны алга куймагыз. Аны терсәктән бөгәргә тырышыгыз.
Соңгысы - көчле авырту сизгәндә, үтәр әле дип тынычланмагыз, тизрәк травматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Янәшәгездә кем дә булса егыла башласа, аңа кулыгызны сузыгыз. Бүген сез ярдәм кулы сузсагыз, иртәгә сезгә булышырлар.

Реклама

Казандагы травмпунктларның адреслары
Мәскәү районы: Исаев урамы, 5; Тел.: 542-28-72
Вахитов районы: Тукай урамы, 67; Тел.: 293-26-20
Яңа Савин районы: Адоратский урамы, 30а; Тел.: 522-66-71
Киров районы: Можайский урамы, 17; Тел.: 555-06-84
Совет районы: Гадел Кутуй урамы, 48; Тел.: 273-26-33
Авиатөзелеш районы: Лечебная урамы, 7; Тел.: 571-10-96
Идел буе районы: Рыбацкая урамы, 2; Карбышев урамы, 12; Тел.: 229-29-72

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: