16+

Бәйрәм табынына «шәфталу» әзерләү ЫСУЛЫ (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Венера Мәҗитовадан «шәфталу» әзерләү ысулын тәкъдим итәбез. Иң элек шәфталуларның камырын эшлибез. Моның өчен башта ике йомыр­каны туг­лыйбыз, шуннан соң аңа 180 грамм шикәр комы кушабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туг­лагач, бер чеметем ванилин, бер чеметем лимон кислотасы, 1,5 аш кашыгы 20 процентлы кибет каймагы, 60 грамм өй температурасында йомшарган...

Венера Мәҗитовадан «шәфталу» әзерләү ысулын тәкъдим итәбез.

Иң элек шәфталуларның камырын эшлибез. Моның өчен башта ике йомыр­каны туг­лыйбыз, шуннан соң аңа 180 грамм шикәр комы кушабыз.

Шикәр комы эреп беткәнче туг­лагач, бер чеметем ванилин, бер чеметем лимон кислотасы, 1,5 аш кашыгы 20 процентлы кибет каймагы, 60 грамм өй температурасында йомшарган ак май салып, тагын туг­лыйбыз. 500 грамм он һәм 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салып, камыр басабыз.

Камыр­ны бер сәгатькә суыткычка куябыз. Аннары камырны икегә, һәр кисәген тагын 10-12 кисәккә бүләбез.

Шул кисәкләрдән шарчыклар әвәлибез. Әстерхан чикләвеген икегә аерабыз, эчен алабыз. Шарчыклардан чикләвекләр өстенә «эшләпә»ләр ясап кидерәбез.

Шарчыкларны пергамент кәгазе өстенә куеп, духовкага озатабыз. Йөзләре алсулана башлауга, духовкадан алабыз.

Шарчыклар эченә тутырырга эчлек эшлибез. Аның өчен кайнатылган сөт (вареная сгущенка), йомшарган ак май, чикләвекне алганда ватылган камыр кисәкләрен кулланабыз.

Эчлекне шарчык­лар эченә тутырабыз. Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз.

Ике шарчыкны бер-берсенә тоташтырып, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.

Шикәр комын буяр өчен, кишер һәм чөгендерне сыгып, сутлар әзерлибез.

Шарчыкларны суыткычтан алып, бер ягын - кишер, икенче ягын чөгендер сутына чумдырып алабыз.

Аннары шәфталуларны буялган шикәр комында әвәләп алабыз. Кишер төсендәге шикәр комында - бер, чөгендернекендә - икенче ягын.

Тәмле шәфталулар әзер. Хәзер алар белән тәмләп чәй эчәргә дә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading