16+

Виктория йөрәк өчен файдалы

Виктория йөрәк өчен файдалы

Ниһаять, җәй җитте кебек. Тиздән бакчада җиләк-җимешләр өлгерә башлар. Гадәттә, иң беренче булып без бакча җиләгеннән (виктория) авыз итәбез. Әлеге җиләк С витаминына бай. Аскорбин иммунитетны ныгытып кына калмый, салкын тиюдән дә саклый. Аңарда шулай ук А витамины бар, әлеге витамин исә тән тиресен картайтмый. Җиләктәге бета-каротин үзләштерелсен өчен, организмга май кирәк, шуңа да белгечләр аны йогырт яки каймак белән ашарга куша. Виктория йөрәк өчен дә файдалы. Ул кандагы начар холестерин күләмен киметә. Җиләк хәтерне сакларга да булыша. Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар җиләктә канда җыелып килә һәм баш миенә тискәре йогынты ясый торган аксымга каршы көрәшә торган матдә тапкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading