Шәһри Казан

Витамины күп, калориясе аз

Виноград кайсы якта гына үсмәсен, ул шунда ук дару буларак та кулланыла башлый. Әйтик, Борынгы Грециядә, Римда, Мисырда һәм Месопотамиядә аның ярдәмендә күпләр дәвалана.

Реклама

Виноград белән, гадәттә, төрле хроник авыруларны дәвалыйлар, аны профилактика сыйфатында да файдаланалар. Әлеге баллы җимеш органик кислоталарга, B1, B2, B5, B6, P, PP, C витаминнарына, каротин һәм минераль тозларга (255 мг), кальцийга (30-45 мг), фосфорга (22 мг), магнийга (17 мг), тимер, марганец, цинк, эфир майлары һәм клетчаткага бай. Аңарда глюкоза һәм фруктоза (25 процентка кадәр) күп булса да, ул аз калорияле продуктлар исәбенә керә. Йөз грамм җимештә ул җитмеш ккал. Ампелотерапия, ягъни виноград терапиясендә аның яфраклары, яшь сабаклары һәм төшләре дә кулланыла. Ангина вакытында яфракларыннан ясалган төнәтмә белән тамакны чайкыйлар, ул яраларны һәм пешкән урыннарны да тиз төзәтә.
Виноград урынына йөзем җимешен дә файдалана аласыз. 400 грамм йөземне юып, иттарткыч аша чыгарыгыз яки блендер ярдәмендә ваклагыз. Өстенә бер литр кайнар су салып, сүрән утта ун минут тотыгыз. Суынганнан соң, сөзеп, көненә өч тапкыр ашар алдыннан эчегез. Дәвалануны көненә 100 граммнан башлап, 1-1,5 литрга кадәр җиткерегез.
Калий һәм глюкозага бай булуы аркасында, аны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучыларга ашарга киңәш итәләр. Чөнки ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, инфаркт кичергәннәргә тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә.
Виноград сидек кудыру һәм тирләтү чарасы буларак та билгеле. Аны какырык чыгару чарасы буларак та кулланалар.
Виноград согын агуланган очракта эчәләр. Ул организмнан токсиннарны чыгарырга булыша. Антиоксидантларга бай булуы белән яман шеш авыруларын булдырмау үзлегенә дә ия.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: