16+

Яңа елга кадәр нәрсә эшләп өлгерергә?

Бурычларны түләргә! Яңа елга җиңел һәм сөенеп керергә кирәк, җилкәгезгә бурычларыгызны күтәреп кермәгез.

Яңа елга кадәр нәрсә эшләп өлгерергә?

Бурычларны түләргә! Яңа елга җиңел һәм сөенеп керергә кирәк, җилкәгезгә бурычларыгызны күтәреп кермәгез.

Акча алып торган булсагыз - түләгез, нәрсә дә булса эшләргә вәгъдә биргән булсагыз - үтәгез.

Өйдәге кирәкмәгән иске әйберләрдән арыныгыз.

Елга нәтиҗә ясагыз. Шатлыклары бе­лән бергә борчуларын, ялгышларыгызны да искә төшерегез, алардан үзегез өчен сабак алыгыз.

Гафу итегез. Киләсе елга әлеге авыр йөкне алып кермәгез. Һәр кеше хаталана, гафу итәргә өйрәнегез. Кемнең дә булса ялгышын кичерсәгез, үзегез өчен дә рәхәт булып китәр. Үзегез үпкәләткән кеше алдында да гафу үтенегез.

Яман гадәтләрегездән арыныгыз.

Үзегез турында кайгыртыгыз. Матурлык салонына, чәчтарашханәгә барыгыз, яңа күлмәк алыгыз.

Якыннарыгызга бүләкләр әзерләгез. Үзегезгә дә бүләк алырга онытмагыз.

Хәйриячелек эшендә катнашыгыз. Җылы карашка, игътибарга мохтаҗ кешеләргә бүләк алып сөендерегез. Ялгыз яшәгән күршегезгә кайгыртучанлык күрсәтегез.

Якын кешеләрегезгә открытка языгыз. Хәзерге заманда ул бигрәк тә көтелмәгән сөенеч булачак.

Күптән күрешмәгән кешегезгә шалтыратып, хәлен белешегез.

Киләсе елга планнар корыгыз, аларны язып барыгыз. Ул хыяллар исемлеге генә булмасын, киләчәккә стимул да булсын. Аларны гамәлгә ашыру өчен сезнең башланмаган унике аегыз бар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading