Шәһри Казан

Ялларга һава торышы

Синоптиклар 15-17 май көннәрендә кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшем күзәтелә. Һава дымлылыгы - 49 процент. Температура көндез +19, кич +12 градус булачак. Республиканың көнбатышында - Кама Тамагы, Буа, Болгар, Тәтештә +19 +16, көн­чыгыш районнарда - Мөслим, Әлмәт, Лениногорскида +20 +15 градус. Үзәк районнарда...

Синоптиклар 15-17 май көннәрендә кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшем күзәтелә. Һава дымлылыгы - 49 процент. Температура көндез +19, кич +12 градус булачак.
Республиканың көнбатышында - Кама Тамагы, Буа, Болгар, Тәтештә +19 +16, көн­чыгыш районнарда - Мөслим, Әлмәт, Лениногорскида +20 +15 градус. Үзәк районнарда - Чистай, Балык Бистәсендә +19 градус, Яшел Үзән, Байлар Сабасы, Арчада шулай ук 19 градус җылы булачак. Барлык районнарда да аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер районнарда күк күкрәве, яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Бүген, 15 май көнне, 12.00-19.00 сәгатьләрдә магнит давыллары көтелә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: