16+

Яшь калуның серләре бар

Генетик яктан кеше 120 ел яшәргә тиеш, әмма мондый яшькә җитүчеләрне, Кавказдагы берничә кешене санамаганда, бүген эзләсәң дә табып булмый. Шулай да табиблар, психологлар һәм диетологлар төркеме гомерне озынайта торган төп 10 кагыйдәне билгели алган, дип хәбәр итә Республика медицина профилактикасы үзәге. Менә алар: 1. Күп ашама! Гадәттәге 2500 калорий...

Яшь калуның серләре бар

Генетик яктан кеше 120 ел яшәргә тиеш, әмма мондый яшькә җитүчеләрне, Кавказдагы берничә кешене санамаганда, бүген эзләсәң дә табып булмый. Шулай да табиблар, психологлар һәм диетологлар төркеме гомерне озынайта торган төп 10 кагыйдәне билгели алган, дип хәбәр итә Республика медицина профилактикасы үзәге. Менә алар: 1. Күп ашама! Гадәттәге 2500 калорий...

Генетик яктан кеше 120 ел яшәргә тиеш, әмма мондый яшькә җитүчеләрне, Кавказдагы берничә кешене санамаганда, бүген эзләсәң дә табып булмый. Шулай да табиблар, психологлар һәм диетологлар төркеме гомерне озынайта торган төп 10 кагыйдәне билгели алган, дип хәбәр итә Республика медицина профилактикасы үзәге. Менә алар:
1. Күп ашама!
Гадәттәге 2500 калорий урынына 1500е белән генә канәгатьләнергә кушалар. Бу вакытта күзәнәкләр тизрәк яңара һәм организмның авыруларга каршы торучанлыгы арта.
2. Яшькә карап туклан!
Даими рәвештә бавыр һәм чикләвек ашаган хатын-кызларның беренче җыерчыклары соңрак барлыкка килә икән. 40тан өлкәнрәк кешеләргә бетакаротин файдалы. Ул исә кишер, кабак, апельсин, болгар борычы, кәбестә, гөлҗимеш һ.б.ның составында бар. 50дән соң сөякләрнең сәламәтлеге өчен кальций, йөрәк өчен магний кирәк, балык ашау да йөрәкне саклый һәм кан тамырларын ныгыта.
3. Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Көнгә 8 минут кына булса да спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта.
4. Салкында йоклагыз!
+17 +18 градус температуралы бүлмәдә йоклаган кеше яшь килеш озаграк саклана.
5. Вакыт-вакыт үзегезне иркәләп алыгыз!
Кайбер вакытта кагыйдәләрдән читкә тайпылып алырга да була икән - берәр тәмле әйбер ашарга мөмкин, үзегезне матур кием алып сөендерсәгез дә була.
6. Күңелгә ятышлы эш табыгыз!
Эш тә яшәртү сәләтенә ия. Гадәттә, эшләмәгән кеше үз яшеннән 5 яшькә олырак булып күренә.
7. Үз парың булу кирәк!
Мәхәббәт - картаюдан иң яхшы чара. Әлеге хис организмда бәхет гормонын бүлеп чыгара. Ул исә иммун системасын ныгыта икән.
8. Ачуны эчегездә тотмагыз!
Бөтенесен эчендә тоткан кеше авыруларга нәзберек була. Шуңа күрә, тыелып тормагыз, әйтәсе килгәнне әйтегез.
9. Һәр нәрсәгә үз фикерегез булсын!
Үзенең карашы, фикере булган кеше депрессияләргә бирешми.
10. Баш миенә күнегү кирәк!
Вакыт-вакыт кроссвордлар чишеп алыгыз, күмәк уеннар уйнау файдалы, чит тел өйрәнү дә баш миенә күнекмә булып тора, шулай ук, калькуляторны куеп торып, күңелдән генә исәпләргә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading