Шәһри Казан

Яшен вакытында телефоннан сөйләшмә

Хәтерләсәгез, Май бәйрәмнәрендә Мәскәүгә кунакка барган якташыбыз - Казан кызы Юлия Костюкны, урамда шәһәр белән танышып йөргән вакытында, яшен суккан иде. Күктә болытлар куера башлагач, аның телефоны шалтырый, ул ике сүз дә әйтергә өлгерми, җиргә егыла. Аның кулыннан тоткан сөйгәнен дә яшен суга, бәхетенә, анысы исән кала... Әйтүләренчә, Җир шары...

Реклама

Хәтерләсәгез, Май бәйрәмнәрендә Мәскәүгә кунакка барган якташыбыз - Казан кызы Юлия Костюкны, урамда шәһәр белән танышып йөргән вакытында, яшен суккан иде. Күктә болытлар куера башлагач, аның телефоны шалтырый, ул ике сүз дә әйтергә өлгерми, җиргә егыла. Аның кулыннан тоткан сөйгәнен дә яшен суга, бәхетенә, анысы исән кала...
Әйтүләренчә, Җир шары атмосферасын көненә сигезәр миллион яшен «тишкәли». Россиядә һәр елны яшеннән 550ләп кеше үлә.
Яшен вакытында үзеңне ничек тотарга? Техник фәннәр докторы Эдуард Базеляннан берничә киңәш:
- Агач астына качмагыз - яшен үзеңнән биегрәк булган объектларга ешрак суга. Бу вакытта шул агачтан ике тапкырга биек булган бина янына качарга тырышыгыз.
«Чиста кыр»да «эмбрион позасы»н алыгыз. Аякларыгызны янәшә куеп, бөкрәеп чүгәләп утырыгыз.
Кулчатыр астында тормагыз. Балык тотарга барган булсагыз, кулыгыздагы кармакны читкә ыргытыгыз. Металл предметларга тотынмагыз. Кесәгездә булганнарын шулай ук ташлагыз.
Яшеннең киткәнен машина яки автобуска утырып көтәргә була. Аларның металл тышчалары яшеннән саклагыч экран ролен үти.
Өйдә булганда электр приборларын һәм газны сүндерегез. Тәрәзәгә якын килмәгез. Мич яки каминда ут кабызмагыз.
Телефоннан сөйләшмәгез. Эшләп торган телефон электр корылмасы тарата, шуның белән ул үзенә яшенне тартып китерә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: