Шәһри Казан

Ясмык – байлар ризыгы

Ясмыкның (чечевица) даны төрле илләргә таралган. Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар. Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү...

Реклама

Ясмыкның (чечевица) даны төрле илләргә таралган. Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар. Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү көченә ия булуына ышаналар. Шуны әйтергә кирәк - ясмык элек бик кыйммәт йөргән. Шуңа да аны байлар ризыгы дип санаганнар.
Ясмыктан пешерелгән ризыклардан баш тарткан кешеләр бик зур хата ясый, ди диетологлар. Туклыклыгына карасак, ул ипи белән итне дә алыштыра ала икән. Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, углевод, калий, кальций, магний, цинк, тимер, фосфор һ.б. кеше организмына кирәкле микроэлементларга бай. Галимнәр раславынча, анда бик күп фолий кислотасы бар, ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә.
Борын-борыннан ясмыкны сихерчеләр, өшкерүчеләр, кеше организмына бик файдалы булганы өчен, еш кулланып килгәннәр. Бүгенгесе көндә аны йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылган кешеләргә кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук шикәр авыруыннан интеккән кешеләр дә ясмыктан пешерелгән төрле ризыкларны курыкмыйча авыз итә ала, чөнки бу ризык кандагы шикәрне нормальләштерергә ярдәм итә. Әгәр дә сез язва, гастрит кебек ашказаны авыруларыннан интегәсез икән, иртә-кич ясмыктан боламык ясап ашагыз. Булачак әниләргә дә табиблар ясмыктан пешерелгән ризыклар кулланырга киңәш итә.
Ясмык дөньяда иң зарарсыз ризыкларның берсе булып санала. Чөнки ул, башка үсемлекләргә караганда, үзенә зарарлы нитратларны сеңдерми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    543
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    453
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    339
    0
    0
Ночной режим