16+

Өйләнү – түгел сөйләнү: туйга алып баручы сайлаучыга ярдәмлек

Зур бәйрәм якынлаша! Бөтен нәсел купкан - җыеналар, әзерләнәләр, эзлиләр, сайлыйлар, саныйлар, сорашалар, киңәшәләр, талашалар, елашалар... Туй көне җитә... Эш күп! Дөрес, әле бәйрәм көненә кадәр вакыт та җитәрлек, тик хәзерге заман туйларын уздыру өчен дүрт-биш кеше өч атна дәвамында эшкә йөргән кебек, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр туй мәшәкатьләре...

Өйләнү – түгел сөйләнү: туйга алып баручы сайлаучыга ярдәмлек

Зур бәйрәм якынлаша! Бөтен нәсел купкан - җыеналар, әзерләнәләр, эзлиләр, сайлыйлар, саныйлар, сорашалар, киңәшәләр, талашалар, елашалар... Туй көне җитә... Эш күп! Дөрес, әле бәйрәм көненә кадәр вакыт та җитәрлек, тик хәзерге заман туйларын уздыру өчен дүрт-биш кеше өч атна дәвамында эшкә йөргән кебек, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр туй мәшәкатьләре...

Зур бәйрәм якынлаша! Бөтен нәсел купкан - җыеналар, әзерләнәләр, эзлиләр, сайлыйлар, саныйлар, сорашалар, киңәшәләр, талашалар, елашалар...
Туй көне җитә... Эш күп! Дөрес, әле бәйрәм көненә кадәр вакыт та җитәрлек, тик хәзерге заман туйларын уздыру өчен дүрт-биш кеше өч атна дәвамында эшкә йөргән кебек, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр туй мәшәкатьләре белән йөрергә тиеш! Башыннан кичергән кеше белә инде, барысы да әзерләнеп бетте дигәч тә, «Эшлисе эшләр» дигән исемлектә яшеренеп калган тагын бер-ике пункт килеп чыга.
Инде, ниһаять, бөтен эш эшләнгән, алдан сөйләшеп куйган алып баручы да, өченче шалтыратудан булса да трубканы алып, һичшиксез киләчәген, проб­лема булмаска тиеш икәнлеген әйтте - бөтен нәрсә идеаль әзерлектә! Үзеңнең газиз сөйгәнеңне бер төркем явыз, кияүгә чыкмаган иптәш кызларыннан аралап аласы да, ЗАГСка барып, әлегә кадәр «егет-кыз мөнәсәбәте» статусына гына ия булган мәхәббәт уенын «гаилә» дәрәҗәсенә күтәреп, законлы рәвештә теркәтеп кайтасы гына кала! ­ Бу идеаль картинаны инде бернәрсә дә боза алмас шикелле. Тик... Кунак­лар утырышып беткәнне дә көтмичә, тиз генә яшьләр исәнлеге өчен рюм­каларны күтәреп куярга боерган алып баручының әче тавышы, бу кичәнең күңелле, матур үтәчәгенә җиңелчә шик тудыра.
Аннары туй барышында урынлы-урынсыз яңгыраган тозлы-тозсыз мәзәкләр, сөйләгәненә караганда да әчерәк тавыш белән башкарылган «Бәхеттә-шатлыкта» җыры һәм инде, ниһаять, хатын-кызның ире генә күрергә тиешле эчке киемнәре ише реквизитны мулдан кулланып уздырылган мәнсез уеннар бу хисне тагын да ныгытып, көне буена җыелган позитивны тамырыннан йолкып, юкка чыгара.
Ирексездән, бер мичкә бал белән бер кашык дегет турындагы мәкаль искә төшә. Гомерең буе көткән, айлар буе җентекләп әзерләгән туеңны бер ялгыш сайланган алып баручы - тамада бозып атсын әле.
Нишләптер күп кеше туйлар, мәҗлесләр алып баруны иң җиңел эшләрнең берсенә санап, инде тапталып, чәйнәлеп беткән уеннар һәм «гомерләрегез бәхетле, бәхетләрегез гомерле булсын!» ише «мәңгелек» теләкләрдән бер сценарий укмаштыралар да, җиңел генә акча сугарга әзерләнәләр. Нәтиҗәдә - кунак­лар арып, туеп, мәҗлеснең беткәнен көтеп утыра, кияү белән кәләш елар дәрәҗәдә, ә кода, алып чыгып тукмап керү мөмкинлеге булмаганга, тамаданы хатын-кыз итеп тудырганнары өчен аның әти-әнисен каһәрләп утыра. Тамада ир затыннан булса, вариантлар күбрәк, әлбәттә.
Мондый хәлне ничек булдырмый калырга соң? Ягъни хуҗаларның да, кунакларның да күңелен күрә алырдай шәп алып баручыны ничек сайларга?
Иң беренче чиратта үзегез булган, күргән туйларны искә төшерергә тырышып карагыз. Ничегрәк? Ул туйның алып баручысы ошап калмаган идеме? Аннан соң, яңа гына кемнеңдер туеннан кайткан һәм бертуктаусыз туйның алып баручысын мактап, «андый туй күргәнем юк иде!» дип исе китеп йөргән танышыгызны барлагыз. Андыйлар да юкмы? Алайса Америка ачып азапланмагыз инде, горурлыгыгызны җиңеп, Бөек Интернет галиҗәнап­ларына мөрәҗәгать итегез.
Фотосы, тышкы кыяфәте белән генә булса да күңелегезгә ошаган биш вариантны сайлап алыгыз һәм аларның сайтларын җентекләп өйрәнә башлагыз.
Реклама биргән кеше, әлбәттә, үзе турында беренче фикерне шушы сайт битләрендәге мәгълүмат ясаганын яхшы аңлый, шуңа күрә информацияне мөмкин кадәр тулырак һәм аныграк итеп төзергә тырыша. Аның битендә төрле банкет, кичәләрдәге эш моментлары сурәтләнгән фотолар, видеолар, үзе башкаруындагы җыр­лар булырга мөмкин. Җырлар мәсьәләсе шулай ук аерым игътибарга ия, чөнки алып баручыларның күбесе үзе җырлый да. Бу сыйфат начар түгел, чөнки җырсыз мәҗлес - тозсыз аш кебек, ә инде алып баручы җырчы ролен дә үти алса, бу - туй бюджеты өчен, аз дигәндә, ике меңлек экономия! Бары тик куелган аудиоязмаларның сезнең күңелегезгә хуш килү-килмәү мәсьәләсен генә ачыкларга кирәк.
Инде бу этапны да үтеп, сезнең кырыс «кастингны» узган кандидатлар белән телефоннан шалтыратып аралашып алырга да ярый. Бу шулай ук күп нәрсәне хәл итә торган мизгел - үзенең язмышын башкалар күңелен күрүгә багышлаган кеше принципиаль рәвештә телефоннан төксе итеп җавап бирә алмый. Бу аның бөтен гамәленә, яшәү рәвешенә каршы килә. Шуңа күрә, сөйләшүнең иң беренче мизгелләреннән үк сезгә бу кеше бик арыган, я бик ачуланган яисә яңа гына йокыдан торган кебек тоелса, гафу үтенеп трубканы куюыгыз яхшырак булыр. Әйтмим, кешенең төрле вакыты була, тик мондый эш белән чынлап шөгыльләнүче кеше, көннең теләсә нинди вакытында заказ кабул итәргә әзер, шуңа күрә ул, һичшиксез, мөлаем, итагатьле итеп җавап бирергә тырышачак! Шулай ук әңгәмәдәшегезнең сөйләменә дә игътибар итегез. Сөйләм аңлаеш­лы, эзлекле, акцентсыз, ә җөмләләр төзек булыр­га тиеш. Аннары хәреф дефектларының булуы да сезнең сайлавыгызны зур шик астына куярга тиеш!
Инде сөйләшү бәйләнеп киткәч, иң беренче эш итеп, сезгә кирәкле көннең буш булу-булмау мәсьәләсен кузгатыгыз. Көне буш булмаган очракта, бу сөйләшү сезнең һәм алып баручының вакытын исраф итү генә булып калыр­га мөмкин. Шулай ук бәя, гонорар мәсьәләсен дә телефоннан сөйләшеп кую мәслихәт, хәзерге тотрыксыз бәяләр заманында аерма биш-алты меңнән алып, ун-унбиш меңнәргә кадәр «уйнарга» мөмкин. Әгәр сез шалтыраткан кеше барлык татар дөньясына билгеле, танылган шәхес икән, бәянең бермә-бер артык буласы көн кебек ачык. Тик, күп очракта, андый билгеле кемсәләр туйда артык эшләп «ватылырга» яратмый һәм сезнең гонорарның күп өлешен артистның танылган булуы өчен генә түләвегез ихтимал. Артык югары бәя кебек үк артык түбән бәя дә шиккә салырга тиеш, чөнки әйбәт сыйфаттагы бернәрсә дә арзан була алмый - монысы инде еллар һәм тәҗрибәләр белән күптән исбатланган факт. Хәзерге вакытта Казан, Татарстан өчен туй алып баруның уртача бәясе 7 меңнән алып 20 меңнәр тирәсендә «бөтерелә». Әлбәттә, бу бәягә музыкаль аппаратура белән ди-джей, ягъни дискотека һәм музыкаль бизәлеш өчен җаваплы кеше бәясе дә өстәлә.
Вакыт һәм бәя мәсьәләсе чагыштырмача хәл ителде ди. Инде алдагы аралашу телефоннан түгел, ә шәхси очрашуда, күзгә-күз дәвам итәргә тиеш. Очрашуның көнен, вакытын һәм урынын билгеләү фарыз. Очрашу берәр кафеда, җәен -паркта, йә булмаса, берәрегездә кунакта - гомумән, ике якка да җайлы урында булырга тиеш. Сезне бары тик очрашуның алдан билгеләнеп тә, төрледән-төрле сәбәпләр аркасында бертуктаусыз кичектерелеп килүе генә шикләндерергә тиеш. Үз-үзен хөрмәт иткән алып баручы сезнең белән очрашуга җентекләп әзерләнеп киләчәк. Аның сезгә биреләсе сораулары, тәкъдимнәре булачак. Ул сезне кичәнең чагыштырмача гына булса төзелгән планы белән таныштырырга тиеш. Гомумән, алып баручы мөмкин кадәр сезнең гаилә белән танышырга, сезнең мәхәббәт тарихы белән кызыксынырга, тормышыгызга кагылган сораулар бирергә тиеш. Шул очракта туегыз гадәти шаблон туй булмыйча, сезнең үзегезгә генә хас булган җылы, матур, индивидуаль кичә булып узуына ышаныч бар. Тик аннан төгәл туй сценариен таләп итү файдасыз! Концертның йә берәр төрле тантаналы кичәнең сценарие булыр­га мөмкин, ә туйның, юбилейның, гомумән, теләсә нинди мәҗлеснең - юк! Чөнки яхшы алып баручы кешенең күзенә карап, аның шушы мизгелдә ни теләгәнен аңларга, һәм аның кәефенә туры килүче чара уздырырга тиеш. Әлбәттә, аның арсеналында тормышның бөтен очраклары өчен дә каралган уеннар, мәзәкләр, теләкләр һәм тагын бик күп төрле «фишкалар» булыр­га тиеш, ләкин ул аларны бары тик урынына һәм вакытына карап кына кулланачак. Димәк, сезнең алып баручыгыз югары квалификацияле психолог та булырга тиеш әле! Тик алай да, туйның билгеле гореф-гадәтләре бар, мәсәлән, яшьләрне каршы алу, кунакларны таныштыру, бүләкләр тапшыру, кыз бүләкләрен тәкъдим итү һәм башкалар. Һәрбер төбәктә ул гадәтләр төрлечә булырга мөмкин, шуңа күрә бу моментлар турында җентекләп киңәшергә кирәк. Кияү белән кәләш боларны белеп тә бетермәскә мөмкин. Ә тәҗрибәле алып баручы боларның барысы турында да хәбәрдар булырга тиеш, сезгә ул тәкъдим иткән вариантлардан ошаганын сайлап аласы гына кала.
Очрашкач та, аның бу өлкәдә кайчаннан бирле эшләве турында кызыксыныгыз. Уңышлы узган бер-ике туй әле бернәрсә турында да сөйләми, чөнки һәрбер туй, һәрбер мәҗлес үзенчәлекле, күп еллар буе эшләгән алып баручылар банкет алдыннан борчылалар. Ни кызганыч, рәхәтләндереп гармунга биетеп, җырлатып кына уздырыла торган самими, рәхәт туйлар заманы узып китте, хәзерге заман туйларын музыкаль аппаратурасыз, ди-джейсыз күз алдына да китереп булмый. Туйның дөрес музыкаль бизәлеше бик зур роль уйный. Һәм бу турыда шулай ук, бер дә шикләнмичә, алып баручыгыз белән киңәшергә кирәк. Чөнки, гадәттә, һәрбер алып баручы үзе ияләнгән музыканты белән эшли. Аларның инде алдан әзерләнгән, шомарган номерлары була, алар бер-берсен ярты сүздән аңлап эшлиләр.
Өйләнүне сөйләнү генә диярләр иде ул. Барысын да төптән уйлап эш итмәсәң, көлкегә калуыңны көт тә тор! Минем киңәшләрем сезнең эшне бераз гына булса да җиңеләйтеп, алып баручы сайлау мәсьәләсенә азмы күпме ачыклык керткәндер дип өметләнәм. Уңышлар телим, бәхетле булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading